13 ноябрь көнне Алан-Бәксәр авылында Әсән җаваплылыгы чикле ширкәтнен яңа төзелгән ашханә бинасында Корьән ашы үткәрелде.

2015 елның 27 ноябре, җомга

13 ноябрь көнне Алан-Бәксәр авыл җирлеге Әсән җаваплылыгы чикле ширкәтнен яңа төзелгән ашханә бинасында Коръән ашы үткәрде. Ашка Алан-Бәксәр, Алат спиртзаводы һәм Гәр авылларыннан өлкән яшьтәге ирләр һәм хатын-кызлар чакырылган иде. Алар каршында Биектау Үзәк мәчете имам хатыйбы Фәрит хәзрәт Шәрапов коръән сурәләре укыды, вәгазь сөйләде. Шулай ук мәҗлескә җыелучылар белән Әсән мөселман зыяратын карап тоту, узара салым, 6 декабрьдә узачак референдум мәсьәләләре уртага салып сөйләшенде. Өлкән яшьтәге абый-апаларыбыз табын оештыручыларга рәхмәтләр әйтеп, җирлегебезгә имин тыныч киләчәк теләп, шулай ук Әсән ширкәтенең эшләре уңай барсын дип теләкләр теләп бик канәгать булып таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International