Узган атнада эшкәртеп җитештерү өлкәсендә 123 кеше эшсез дип танылган

2015 елның 27 ноябре, җомга

18–25 ноябрь вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүчеләр эшкәртеп җитштерү өлкәсендә. Монда 123 кеше эшсез калган. Шулай ук эшсезләр калучылар азлап һәм күпләп сату өлкәсендә - 93 кеше.

Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда, эштән чыгарылганнар саны түбәндәгечә билгеләнә:

белем бирү – 56, күчемсез мөлкәт белән операцияләр тармагыннан – 35, транспорт һәм элемтә өлкәсеннән – 37, энергетика тармагыннан – 12, коммуналь хезмәтләрдән – 45, сәламәтлекне саклаудан – 28, төзелештән – 37, авыл хуҗалыгыннан – 40, дәүләт хезмәтеннән – 33, финанс эшчәнлегеннән – 4, кунакханә бизнесыннан – 10, файдалы казылмалар табудан – 18 кеше эшләреннән азат ителгән.

 

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International