Алан-Бәксәр авыл җирлегенә караган Әсән авылы мөселман зияратына тимердән чүкеп эшләнгән яңа капка куелды. Капканы Дөбъяз авылы осталары бертуган Мөхетдиновлар эшләде. Капка эшләүгә акчаны авыл җирлеге депутаты, чыгышы белән Әсән авылыннан булган Шәүкәт Тәлгат улы Гыйлаҗев бирде.