Кемнеңдер язмышына юл ярып бару, яңа эшне нульдән башлау, кадрлар җыю, аларны коллектив итеп туплау һәм яхшы җитәкче булу язылган. Моны теләсә кем булдыра алмый. Нина Васильевна Перфилова белән сөйләшкәндә, бу нәзакәтле сөйкемле ханымның гомер буе педагогларның зур коллективы җитәкчесе булганын күз алдына китерү кыен. Җитәкче генә түгел, остаз, укытучы, хезмәттәшләре - балалар бакчасы тәрбиячеләренең дусты да булган ул.
Ул көнне Биектау авылының "Петушок" балалар бакчасында зур тантана әзерләнде. Кунакка балалар бакчасының беренче мөдирен - металл базасындагы яңа торак микрорайонда бу балалар комбинатын ачучыны чакырдылар. Йөз сабый һәм аларның ата-аналары, тәрбиячеләр һәм Биектауда яшәүчеләр өчен ул чакта бу чын бәйрәмгә әверелгән иде бит. "Петушок"ны эшләтеп җибәргән Нина Васильевна Перфилова бүген монда кунакка рәхәтләнеп һәм дулкынланып килде. Ә сәбәбе - ветеран педагогның зур юбилее, коллектив бәйрәмне аның белән бергәләп, аның үз өедәй якын оешмада билгеләп үтәргә карар кылган.
Уен эшмени, Нина Васильевна мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә "Солнышко" балалар бакчасына мөдир булып күчәргә ул тәкъдим итте дә инде миңа.
Зур тәҗрибәгә һәм яхшы ук педагогик багажга ия Нина Перфилова үзе өчен яңа - балалар бакчасы мөдире вазифасына керешә. Коллективны тиешле юнәлештәге белемнәре генә түгел, бу эшкә сәләтләре дә булган, балаларны һәм үз эшләрен яраткан кешеләрдән җыя. Болар - тәрбиячеләр генә түгел, бала каручылар, пешекчеләр, медицина хезмәткәре һәм хәтта завхоз белән урам себерүче дә. Нәниләргә балалар бакчасында үз өйләрендәге кебек үк уңайлы һәм рәхәт булсын өчен, хезмәткәрләрнең һәрберсе үз эшен күңел биреп башкарырга тиеш. Мөдир Нина Перфилованың таләпчәнлеге һәм профессиональлеге "Солнышко" балалар бакчасын тиз арада районда иң яхшылар сафына чыгара. Монда район күләмендә генә түгел, республика дәрәҗәсендәге семинарлар еш оештырыла. Ачык дәресләр, тематик иртәләр, әти-әниләр катнашында спорт бәйрәмнәрен карарга безнең район гына түгел, шәһәрдәге балалар бакчаларында эшләүче коллегалары да килә. Нина Васильевна хәзер дә "Солнышко" балалар бакчасындагы нәтиҗәле эше өчен бирелгән "Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы" түштамгасын горурлык белән тагып йөри әле.
Яңа "Петушок" балалар бакчасы коллективына җитәкчелек итүне тәкъдим иткәндә, Нина Перфилованың инде 38 ел педагогик стажы була.
- "Татметалл" директоры Мансур Газиз улы Латыйпов, мин ризалык биргәнче, дүрт тапкыр чакыртты, - дип сөйли Нина Васильевна. - Ул чакта мин инде илледән узган идем, барысын да нульдән башлау өчен инде соң булып тоела иде кайчак. Алай да мин риза булдым һәм үкенмим.
"Петушок" 1989 елда ачыла. Беренче айларда ук Нина Васильевнага балалар белән эшләүгә үз эшләренең чын осталарын җәлеп итәргә насыйп була. Шулар озак еллар буе педагогик коллективның ныклы умыртка баганасы булып тора. Музыка хезмәткәре Алла Игоревна Шигаева, тәрбиячеләр Нурия Равил кызы Шәйдуллина, Елена Михайловна Николаева, Мария Николаевна Манькова (лаеклы ялга ул 65 яшьтә китә), Наталья Борисовна Костюнина, шәфкать туташы Валентина Ивановна Мытарева (хәзер пенсиядә), пешекче Татьяна Даниловна Кузнецова, каравылчы Татьяна Борисовна Тихонова әле хәзер дә Нина Васильевна Перфилова кебек җитәкче белән эшләүне бәхет дип саныйлар. Үзе пенсиягә киткәндә, идарә дилбегәсен ул Валентина Андреевна Архиповага биреп калдыра. Ә Валентина Андреевна беренче зур бәйрәм, - диде ул, Нина Васильевнага мөрәҗәгать итеп. - Коллектив та, бу йортның диварлары да Сезне - беренче җитәкчене хәтерли әле. Сез монда гаилә рухы булдырдыгыз, хезмәттәшләрегез өчен остаз да, дус та булдыгыз, аларны бездә тәрбияләнүче балалар өчен әниләре кебек булырга өйрәттегез. Сез нигез салган традицияләр онытылмый, кадерләп, киләсе буыннарга тапшырылып бара. Коллективның нигезен тәшкил итүчеләрнең күбесе монда бакча ачылганнан бирле 20шәр-26шар ел хезмәт куя икән, бу - Сезнең казаныш. Безнең өчен Сез - бөтен яклап үрнәк алырлык идеаль хатын-кыз
Балалар бакчасы коллективы үзенең юбиляры өчен матур концерт әзерләгән. Уңайлы залга тәрбиячеләре белән бергә барлык төркемнәр балалары җыелды. Нәниләр дә, әзерлек төркеменә йөрүчеләр дә хөрмәтле ветеран өчен иң яхшы җырларын башкардылар, бию номерлары күрсәттеләр. Коллектив исеменнән мөдир аңа гүзәл чәчәк букеты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Нина Васильевна да бурычлы булып калмады. Балалар бакчасына бүләккә ул бүлмә гөле алып килгән иде, балаларның аны иркәләп карап үстерүләрен, аннары кечерәкләргә тапшыруларын үтенде. Ул хаклы: балалар да, гөлләр дә яратуга һәм назга мохтаҗ шул.
Чын хатын-кыз, аңа ничә яшь тулуга карамастан, һәрвакыт хатын-кыз булып кала. Сиксән яшьлек Нина Васильевна да элеккечә үк зифа, чибәр, мөлаем һәм хәрәкәтчән. Кызлары Ирина белән Маринага, оныклары һәм оныкчыкларына ул дус кызлары кебек. Кызлары да әниләре үрнәгендә педагоглар булды. Ә оныгы Инна Казан федераль университетында укыта, доцент. Нина Васильевна балалары белән бергә шәһәрләр буйлап сәяхәт итәргә ярата. Ирина янында Петербургта булган инде, ә быел җәй Марина белән Севастопольгә барып кайтканнар. Һәрвакыт хәрәкәттә булу, яңа һәм кызык нәрсәләр белергә омтылу аңа яшьтән үк хас. Яшәү өчен этәргечне дә шунда күрә ул.
Разия АБЗАЛОВА