Шушы көннәрдә "Мега” сәүдә үзәгендә Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакансияләр ярминкәсе үткәрде. Катнашучыларга 1400 вакансия турында мәгълүмат тәкъдим ителде.Ярминкә эшчәнлегендә шәһәрнең 30 предприятиясе вәкилләре катнашты.
Катнашучылар предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша, халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә, профессиональ уку, дәүләт гарантияләр буенча консультацияләр ала алды. Шулай ук профессиональ юнәлеш билгеләүче тестлар үтте, кызыксынган эш урыннары исемлегенең күчерелмәләрен алды.
Ярминкәдә барлыгы 1760 кеше катнашты, 263енә алга таба эшкә урнашу өчен юлламалар тапшырылды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте