ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Дәүләт региональ медицина системаларын булдыру һәм үстерүгә багышланган пресс-конференциягә чакырабыз.

 

Кече Битаман авыл яшьләре кышкы ялларны хоккей уйнап уздырыга әзерләнә. Алар җыйналып хоккей коробкасы куйдлар, Шугалак ясау өчен кышкы салкыннарны гына көтәсе калды. 


13
декабрь, 2015 ел
якшәмбе

Казан дәүләт медицина университеты табиб булырга хыялланган мәктәп укучылары өчен әлеге җаваплы һөнәргә әзерлек курслары ача.

2015 елның 14 декабрендә Россия Президентының йөкләмәсе буенча илдәге дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының барысында да Гомумроссия гражданнар кабул итү көне узачак.

2016 елның 1 гыйнварыннан Россиягә кертелүче, шул исәптән Евразия икътисади берлеге товары буларак Россия чиген узып керүче транспорт чараларына паспортларны таможня органнары автомобиль “ЕВРО 5” экологик класска җавап биргән очракта гына бирәчәк.

Полицейскийлар автомобиль урлаучыны тоткарлады. Кыйммәтле чит ил машинасын урлаулары турында Казанда яшәүче 34 яшьлек ханым полициягә узган елның октябрендә үк мөрәҗәгать иткән иде.

Яңа ел бәйрәме якынлашкан бу көннәрдә кибет киштәләрендә балалар өчен баллы-татлы бүләкләр пәйда була башлады. Алар арасыннан сыйфатлы бүләкне ничек сайлап алырга? ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Алинә Виноградова сүзләренчә, балага баллы бүләкне аеруча игътибар белән сайларга кирәк.

Чаллыда яшәүче 39 яшьлек эшмәкәр күптән түгел түләүсез белдерүләр сайтында күпләп автохимия товары сатып алуы турында игълан элгән булган. Бу атнада аңа бер билгесез кеше шалтыратып түбән бәягә генә 1200 баллон салкында катмый торган химияле су сатып алырга тәкъдим иткән.

Татарстанның Гидрометеоүзәге 13 декабрьдә Татарстанда һәм Казанда һава торышы шартлары кискенләшүе турында кисәтә. Урыны белән көньяк-көнбатыш, көньяктан искән җил көчәячәк.

Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды үсеп килүче яшь буынны татар фольклоры һәм әдәбияты белән таныштыручы “Хәзинә” дип исемләнгән яңа проект тормышка ашыра башлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International