Кече Битаман авыл яшьләре кышкы ялларны хоккей уйнап уздырыга әзерләнә. Алар җыйналып хоккей коробкасы куйдылар, Шугалак ясау өчен кышкы салкыннарны гына көтәсе калды. Студентлар, укучылар, авыл яшьләре мәш килеп, үз куллары белән коробканы әзерләделәр, Яңа ел каникуллары һәркем өчен күңелле һәм файдалы узар. Яшьләрнең спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тартылуы куандыра гына.