Яңа елның татлы бүләген ничек сайларга?

2015 елның 13 декабре, якшәмбе

Яңа ел бәйрәме якынлашкан бу көннәрдә кибет киштәләрендә балалар өчен баллы-татлы бүләкләр пәйда була башлады. Алар арасыннан сыйфатлы бүләкне ничек сайлап алырга? ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Алинә Виноградова сүзләренчә, балага баллы бүләкне аеруча игътибар белән сайларга кирәк.

Бигрәк тә мондый бүләкнең яраклылык срогын карау таләп итә. Җитештерүченең мәгълүматлары төгәл һәм ачык итеп рус телендә язылган булырга тиеш. Икенче эш – бүләк кабы – ул пөхтә генә түгел, ә күз явып алып, баланы сөндерерлек итеп бизәлгән булса яхшы. Шуңа күрә дә хәзер татлы бүләкләрне уенчыклар эченә тутырып тәкъдим итәләр. Яңа елга татлы бүләк сайлаганда сатып алучы касса янында бүләк кабының эчен ачып карарга хаклы. Әгәр дә татлы товар сыйфатсыз булып чыкса, аны кире кайтарырга яки башкага алыштырырга да хокукы бар. Бу хокукны Россиянең 1992 елның 7 февралендә кабул ителгән “Кулланучылар хокукын яклау турындагы” 2300-1 номерлы законның 18нче маддәсе бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International