Полицейскийлар урланган машинаның бер елдан эзенә төште

2015 елның 13 декабре, якшәмбе

Полицейскийлар автомобиль урлаучыны тоткарлады. Кыйммәтле чит ил машинасын урлаулары турында Казанда яшәүче 34 яшьлек ханым полициягә узган елның октябрендә үк мөрәҗәгать иткән иде.

Полиция хезмәткәрләре машинаны эзләп төрле версияләрне тикшерде. Нәтиҗәдә, агымдагы елның декабрендә бу җинаятькә Самара өлкәсеннән төрмәдә утырып чыккан 39 яшьлек ир-атның катнашы барлыгын ачыклады. Әмма тоткарланган ир-атның карамагында әлеге урланган машина табылмады. Аңа карата РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсе буенча җинаять эше ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International