Табиб буласың килсә

2015 елның 13 декабре, якшәмбе

Казан дәүләт медицина университеты табиб булырга хыялланган мәктәп укучылары өчен әлеге җаваплы һөнәргә әзерлек курслары ача.

10 сыйныфта белем алучы кызларны һәм малайларны химия, биология һәм анатомия, физиология нигезләре, беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләре белән таныштыручы әлеге курс 2016 елның гыйнвар-май айларында узачак. Һәр фән буенча кич белән атнага бер дәрес үткәреләчәк. Дәресләр 2016 елның 11 гыйнварыннан башлана.   
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International