Татарстанда кар-буран уйный

2015 елның 13 декабре, якшәмбе

Татарстанның Гидрометеоүзәге 13 декабрьдә Татарстанда һәм Казанда һава торышы шартлары кискенләшүе турында кисәтә. Урыны белән көньяк-көнбатыш, көньяктан искән җил көчәячәк.

Җил тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин. Шулай ук буран да уйнаячак, урыны белән күз күреме 1 чакрымнан артмаячак.
 
14 декабрьдә Татарстанда болытлы, көндез аязучан һава көтелә. Төнлә һәм иртән күпчелек районнарда, көндез урыны белән кар явачак. Төнлә һава торышы -1 градус, көндез -6 булачак. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International