Нәни чыршыга кышын бик салкын, без аны урманнан өйгә алып кайттык. Әйе, зур һәм кечкенә чыршылар Биектау районындагы йортларга һәм оешмаларга нәкъ менә шушыннан, Ислейтар урман хуҗалыгыннан җибәрелә дә инде.
Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре көннәрендә яшүсмерләр генә түгел, хәтта өлкәннәр дә бик популяр булган пиротехник чараларны кулланырга ярата. Әмма аларны кулланганда, бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм аларны гамәлгә кертү кагыйдәләрен истә тотарга һәм тайпылышсыз үтәргә кирәк. Кызганыч, пиротехниканы кулланган вакытта зыян күргән кешеләр саны да елдан-ел арта бара. Узган ел гына да Татарстанда, шул исәптән Биектау районында да, 14 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Безнең бүгенге “Актуаль әңгәмә” рубрикасы кунагы Биектау районы янгын күзәтүе һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы Алексей Разгулов.
Биектау районында мәктәпләрдә балаларны кайнар ашлар белән тукландыруны тикшерү буенча рейдлар дәвам итә. Башкарма комитет вәкилләре белән берлектә без ризыкларның җылылык дәрәҗәсен, кухняда тиешле нормаларның үтәлүен, шулай ук коронавируска каршы чаралар күрелүен тикшерәбез. Бу юлы без Биектауның 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенә юл тоттык.
Коронавирус таралу белән бәйле булган катлаулы чорда кеше гомере, аларның иминлеге сагында торучы район табиблары турындагы язмаларыбызны дәвам итәбез. Үзенең катлаулы эшенә җаваплы караган, ярдәм кулы сузарга әзер булган табиблар байтак районыбызда. Бүгенге сүзебез Дөбьяз авылы участок хастаханәсе яшь табибы Гөлназ Садыйкова турында. Ул хастаханәдә иң яшь белгечләрнең берсе. Килеп эшли башлавына да нибары 2 ел ярым гына. Шуңа да карамастан, хастаханә җитәкчелеге, коллегалары гына түгел, дөбьязлылар һәм күрше-тирә авыллардан килеп дәваланучы кешеләр дә аны хөрмәт итә, ярата, аның белән киңәшләшә. Ул кечкенәдән үк табиб булырга хыяллана. Әмма кечкенә чагындагы якты хыялдан чынбарлык күпкә аерылганын ул эшли башлагач кына аңлый.
Билгеле булганча, Татарстан Республикасында битлек режимын 2022 нче елга кадәр озайттылар. Шуңа бәйле рәвештә полиция хезмәткәрләре тәртип бозучыларны ачыклау буенча рейдлар уздырып торалар. Биектау районында андый рейдлар көн саен үткәрелә.
Тиздән балаларның кышкы каникуллары башланачак. Әлеге чорда гадәттә балалар катнашында юлтранспорт һәлакәтләре ешаеп китә, чөнки балалар күп вакытларын саф һавада уздыралар. Әлеге чорда барлык белем бирү учреждениеләрендә үткәрелә торган төрле чаралар фаҗигаләрне булдырмый калырга ярдәм итә.
“Россия минем тарихым” тарихи паркында тикшеренү эшләренә багышланган “Җиңүчеләрнең оныкчыклары” Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен котладылар. Конкурста барлыгы Россиядән һәм чит илләрдән 16 меңнән артык яшь кеше катнашты. Эксперт комиссиясе Татарстанда иң яхшы эшләрнең авторлары дип биш мәктәп укучысын билгеләде. Алар арасында Биектау районының Каенлык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Артем Культяпов та бар. Ул - әлеге конкурсның җиңүчесе.
Әлдермеш авылында халкыбызның тормышкөнкүрешенә матур гадәт булып кереп калган иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе - “Каз өмәсе” булды. Нигездә ул Татарстан һәм күрше республикаларда елга-күлләрдә боз катканнан соң үткәрелә. Әлеге йоланың үз тәртибе бар - хуҗа кеше казларны суеп бирә, ә хатын-кызлар аларны йолкырга, эшкәртергә керешәләр. Мондый көнне ярдәмгә дус-ишләр дә чакырыла, чөнки шундый зур эшне берүзең генә башкарып чыгу һич мөмкин түгел. “Каз өмәсе” элек-электән чын мәгънәсендә күңелле һәм шатлыклы, көне буена сузыла торган бәйрәм саналган.
Күпчелек гаиләләргә яңа түләү автомат рәвештә, 3 яшькә кадәрге һәм 3тән 16 яшькә кадәрге балаларга түләү өчен элек бирелгән гаризалар нигезендә күчереләчәк. Аны 2012 елның 18 декабреннән 2021 елның 31 мартына кадәр туган балалы гаиләләр алачак.
Татарстанда халыкка реаль вакытта ашыгыч ярдәм карталарының урнашу урыны турында мәгълүмат бирүче интерактив карта эшли башлады. Карта республика Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча эшли башлады. Проект ТР Мәгълүмат технологияләре үзәге, республика Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ICL-КПО ВС компаниясе белән берлектә Татарстан Цифрлаштыру министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылды.