Каз канаты каурый-каурый...

2020 елның 20 декабре, якшәмбе

Әлдермеш авылында халкыбызның тормышкөнкүрешенә матур гадәт булып кереп калган иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе - “Каз өмәсе” булды. Нигездә ул Татарстан һәм күрше республикаларда елга-күлләрдә боз катканнан соң үткәрелә. Әлеге йоланың үз тәртибе бар - хуҗа кеше казларны суеп бирә, ә хатын-кызлар аларны йолкырга, эшкәртергә керешәләр. Мондый көнне ярдәмгә дус-ишләр дә чакырыла, чөнки шундый зур эшне берүзең генә башкарып чыгу һич мөмкин түгел. “Каз өмәсе” элек-электән чын мәгънәсендә күңелле һәм шатлыклы, көне буена сузыла торган бәйрәм саналган.

Фәхретдиновлар гаиләсендә “Каз өмәсе” 6 елдан бирле уздырыла икән.

Бу юлы бәйрәмнең игътибар үзәгендә сайлап алынгандай матур 25 шәп каз булды. Өмә барышында хатын-кызларның һәм ир-атларның вазифалары, кемнең ни эшләргә тиешлеге алдан ук төп-төгәл билгеләп куелган. Эшнең иң күбесе хатынкызлар җилкәсенә төшә, шунлыктан үзенә ярдәмчеләрне дә хуҗабикә чакыра. Берүзе генә булса, тәүлек буена да башкарып чыга алмас иде.

Казларны йолку, чистарту һәм эшкәртү эше конвейерга салынган кебек туктаусыз бара. Йорт хуҗабикәсенең ярдәмчеләре янына утырып, без дә каз йолкуда катнашып карарга булдык. Моның 2-3 сәгатькә сузыла торган шактый катлаулы һәм җентекле эш икәнен әйтеп китми булмый. Хатын-кызлар бу эшләрне гадәткә кергән “Каз канаты” җырын җырлый-җырлый башкаралар.

Каз мамыгын бүлмә уртасына җыя баралар, аннары аннан мендәр ясыйлар. Тик шунысы бар - башта әле ул мамыкны юып киптерергә кирәк, чөнки каз мамыгының үзенчәлекле исеннән йоклап китүләре бик авыр булыр. Элекке заманнарда каз мамыгыннан ясалган мендәрләр шушы йортта үскән кыз бала кияүгә чыкканда аңа бирнә итеп бирелгән.

Иң кызыгы казларны йолкып бетергәч башлана. Хатынкызлар, казларны көянтәләргә асып, чишмә буена, аларны юарга китәләр. Монда хәзер әллә ни зарурлык булмаса да, бу юлы электән килгән күркәм гадәт буларак, аны кабатларга булдылар.

Егетләр “Каз өмәсе”ндә үзләренә кәләш табу максаты белән катнашканнар. Чөнки биредә кызларның өлкәннәргә нинди мөнәсәбәттә булуын да, аларның эшкә осталыкларын да күзәтергә мөмкин булган.

- ХХI нче гасыр кызларына, әлбәттә, бу сәеррәк тә тоелыр. Әмма без моның элек ничек булганлыгын барыбер белергә тиеш. Яшьләр татар халкының горефгадәтләрен, йолаларын белеп үсәргә, аларны өйрәнергә тиеш, - диде Гөлсинә Шакирова.

Әйлән-бәйлән уены да “Каз өмәсе”н төгәлләп куя торган чара. Шуннан соң инде барысы да өйләренә таралышалар, ә соңрак тагын бөтенесе бергә табын янына каз бәлеше белән сыйланырга җыелалар.

- Беренче карашка бу бик авыр эш булып тоела, Әмма, бер тотынгач, ул бик тиз бара. Бәйрәмебез бик матур, күңелле үтте, җырладык та, биедек тә. Сезне киләсе елга да чакырып калам. Шушылай ук матур итеп оештырырбыз, - диде безнең белән хушлашканда йорт хуҗабикәсе Эльмира Фәхретдинова.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International