Урман хуҗалыгы Яңа елга чыршылар әзерли

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

Нәни чыршыга кышын бик салкын, без аны урманнан өйгә алып кайттык. Әйе, зур һәм кечкенә чыршылар Биектау районындагы йортларга һәм оешмаларга нәкъ менә шушыннан, Ислейтар урман хуҗалыгыннан җибәрелә дә инде.

Ислейтар урман хуҗалыгында озак көтелгән могҗизалы бәйрәм - Яңа ел өчен ылыслы чибәркәйләрне махсус үстерәләр. Әмма сез биредә туфракка орлык салучы кешеләрне күрмәссез. Чыршылар биредә үзләре үсеп чыгалар. Агачны кисәргә кирәк булганда янәшәдә үсүче агачларга комачаулый торганын сайлыйлар һәм шуның белән башка чыршыларга иркенлек тудыралар. Биредә тиктомалдан агач кисүләр юк, барысы да урман турында кайгыртып эшләнә.

Ел саен биредә Яңа елга 200ләп агач киселә. Аларның һәркайсы, кемнеңдер өенә алып кайтканга кадәр урманда ким дигәндә 5 ел үсә. Заказ килеп ирешүгә үк урманчылар, агачны сайлап алу өчен, махсус билгеләнгән участокларга юнәләләр. Агачларны кисәргә ярый торган андый махсус участоклар урманчылыкта барысы җиде, алар барып җитүе катлаулы булмаган урыннарда, юллар тирәсенә урнашканнар.

- Гадәттә чыршыларны алыр га авыл җирлекләре, халык килә. Кешеләр озынлыгы ике метрга кадәр булганнарын сайлыйлар. Ә авыл җирлекләре мәктәпләр, клублар өчен алалар, болары 3-4 метрлы була, чөнки алар зур бинага куелачак - диде Ислейтар урман хуҗалыгы директоры Мурат Ибраһимов.

Бирегә чыршылар алырга Казаннан һәм якын-тирә районнардан да киләләр. Урманчылык бары тик заказлар буенча гына эшли, чөнки киселгән агачларның хуҗасыз калуларын теләми. Соңгы елларда кешеләр, урман гүзәлләрен кисәргә кызганып, күбрәк ясалма чыршылар куя башладылар, урман чыршыларын алмыйлар.

- Узган ел без 180 чыршы әзерләдек, ә аннан алдагы елда 360лап булган иде, моннан чыршыларга заказларның күпкә кимүе күренә. Кешеләр урман гүзәлләрен кызганалар, ясалма чыршылар алалар, - диде Ислейтар урман хуҗалыгы директоры Мурат Ибраһимов.

Чыршы үз урынында урманда калса, ул әле тагын да зуррак булып үсәчәк. Чыршыларны күпме азрак киссәк, алар шуның кадәр күбрәк үсәчәк, ә бу бик яхшы.

Галия ИЛДАРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International