Тиздән балаларның кышкы каникуллары башланачак. Әлеге чорда гадәттә балалар катнашында юлтранспорт һәлакәтләре ешаеп китә, чөнки балалар күп вакытларын саф һавада уздыралар. Әлеге чорда барлык белем бирү учреждениеләрендә үткәрелә торган төрле чаралар фаҗигаләрне булдырмый калырга ярдәм итә.
Биектау районының яшь юл хәрәкәте инспекторлары юлтранспорт һәлакәтләрен булдырмый калу буенча мәгълүмати рейдларда бик теләп катнашалар. Укучылар руль артындагыларга юллардагы куркынычсызлык һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы турында искәртеп торалар. Ә шоферлар закон сагында торучы балаларга сизгер булырга кирәклеге турында искә төшергәннәре өчен рәхмәт әйтәләр.
- Хөрмәтле шоферлар, җәяүлеләрне уздырып җибәрегез һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез, - балалар яшь юл хәрәкәте инспекторлары янында туктаган шоферларга менә шулай мөрәҗәгать иттеләр.
Биектау авылындагы 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе янындагы борылыш җәяүлеләр өчен шактый куркыныч урын. Янәшәдән узучы машиналардан тыш әле балаларын мәктәпкә китерүчеләр дә җитәрлек. Аннары әле биредә 91 нче маршрут автобусының соңгы тукталышы да. Автобуслар анда озаклап туктап торганда алар узып баручыларга юлны каплыйлар, шуның белән җәяүлеләргә куркыныч тудыралар. Уку йортының якында гына булуы шоферлардан игътибарны бер генә секундка да киметмәүне таләп итә. Нәкъ менә шуның өчен “Җәяүлеләрнең куркынычсызлыгы” акциясен дә шушында уздырырга булдылар.
- Без балалар белән генә түгел өлкәннәр белән дә эшлибез. Профилактик эштә безгә яшь юл хәрәкәте инспекторлары бик булышалар. Бу юлы ”Җәяүлеләрнең куркынычсызлыгы” акциясен уздырабыз. Машиналар хәрәкәте бик зур булган мәктәп янында әти-әниләргә, руль артындагыларга буклетлар таратабыз, - диде “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесенең Биектау бүлеге җитәкчесе Алсу Сафиуллина.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау эше юлларда гына уздырылып калмый. “Балаларның юлларда транспорт катнашында имгәнүләренә профилактика турында”гы семинарда сүз халык белән эшләүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында барды. Яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары җитәкчеләре тәҗрибә уртаклаштылар һәм узган елгы нәтиҗәләр буенча башкарылган эшләр турында сөйләделәр. Быел балалар катнашында үлем белән тәмамланган юл-транспорт фаҗигаләре булмады.
Бу турыда “Балаларның юлларда транспорт катнашында имгәнүләренә профилактика турында”гы чираттагы семинарда сөйләделәр. Мәктәпнең актлар залына яшь юл хәрәкәте инспекторлары да, районның ЮХИДИ хезмәткәрләре дә җыелды. Эштәге уңышлар турында сөйләделәр, киләсе елга планнар кордылар. Темасы балалар турында булса да, планнар өлкәннәрчә - кагыйдәләрне үтәү зарурлыгын һәр өлкән кешенең һәм баланың күңеленә сеңдерү.
Эрнест АБДУЛАЕВ