Әти-әниләр балаларны тукландыруга заманча таләпләр куялар

2020 елның 20 декабре, якшәмбе

Биектау районында мәктәпләрдә балаларны кайнар ашлар белән тукландыруны тикшерү буенча рейдлар дәвам итә. Башкарма комитет вәкилләре белән берлектә без ризыкларның җылылык дәрәҗәсен, кухняда тиешле нормаларның үтәлүен, шулай ук коронавируска каршы чаралар күрелүен тикшерәбез. Бу юлы без Биектауның 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенә юл тоттык.

Биектауның 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенә без Роспотребнадзорның территориаль бүлеге җитәкчесе Эльвира Салкова һәм контроль-хисап палатасы рәисе Наил Хәйретдинов белән килдек. Ашханәгә кергәнче кайнар су һәм киптергечләрне тикшердек, алар барысы да бар һәм барысы да эшлиләр. Әмма шулай да Эльвира Валентиновна антисептиклар буенча үз фикерен белдерде. Чараның этикеткасында атамасы һәм теркәлү номеры күрсәтелергә тиеш. Шешәне “куллар өчен антисептик” дип атау гына дөрес түгел.

Роспотребнадзор вәкиле кухня хезмәткәрләренең кагыйдә буенча киенмәүләренә дә игътибар итте.

- Кухняда эшләүчеләрнең киемнәре, куллар капланган булсын өчен, җиңле булырга тиеш. Шулай ук башлык астыннан бер генә чәч бөртеге дә күренеп тормаслык булсын, - дип ассызыклады Роспотребнадзорның территориаль бүлеге җитәкчесе Эльвира Салкова.

Биектауның 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә ашханә кечкенә һәм кухня биналары да зур түгел. Суыткычлар, югычлар һәм складлар урнашкан бүлмәләрдә тәртип. Файдалану срогы чыккан ашамлыклар юк, тәүлеклек пробалар төшке ашларны туклану департаментыннан алучы барлык мәктәпләрдәге кебек үк саклана.

Биредә өләшү өстәлләре булмау күзгә ташланды. Эчемлекләр өстәлләргә алдан ук, әле дәрес вакытында ук куела. Ризыкларны тәрәзә аша кәстрүлдән үк алып бирәләр. Ни кызганыч, биредә балаларны кайнар ризыклар белән тәэмин итүнең башка мөмкинлеге юк

- Өстәмә технологик җиһазлар, суыту җайланмалары, яшелчә кискечләр кирәк. Барлык таләпләрне үтәү өчен шартлар тудыру мөһим. Монысы мәҗбүри. Бөтенесе дә бер-берсенә терәлеп торганлыктан, шундый проблемалар килеп чыга да, - дип аңлатты Роспотребнадзорның территориаль бүлеге җитәкчесе Эльвира Сабирова.

Биектауның 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендәге ашатуга карата булган күп санлы ризасызлыклар безне бу тикшерүгә аеруча җитди мөнәсәбәттә булырга этәрде. Әмма ризык калдыклары юк, димәк, балалар биргәнне ашап бетерәләр. Төшке ашларның температурасын һәм авырлыгын тикшергәндә ризасызлыклар булмады. Шулай да мәктәп директоры Фаил Габдрахманов проблемалар булуын яшерми һәм аларны хәл итәргә әзер булуын белдерә.

- Мәктәп төзелгәндә бина үзе дә, ашханә дә мәгълүм сандагы балаларга исәпләнгән иде. Ә бүгенге көндә әтиәниләрнең таләпләре заманча булуы аңлашыла. Заманча яңа мәктәпләрдәге шартлар белән безнең уку йортындагы шартларны чагыштыру дөрес үк түгел, - диде Биектауның 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе директоры Фаил Габдрахманов.

Мәктәп директоры аш пешерүчеләр җитмәүдән зарланды. Бүгенге көндә ашханәдә дүрт кеше урынына ике генә кеше эшли һәм аларга эш бихисап күп. Фаил Фәритович шулай ук ашханә һәм цехлар мәйданы киңәйтелер дип өметләнә. Хәзерге вакытта проект эшләнүдә. Барысы да әйбәт булса, эшләр киләсе ел урталарында башланачак һәм бу мәктәптә туклануга кагылышлы кайбер проблемаларны да хәл итәр, дип көтелә.

Галия ИЛДАРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International