Билгеле булганча, Татарстан Республикасында битлек режимын 2022 нче елга кадәр озайттылар. Шуңа бәйле рәвештә полиция хезмәткәрләре тәртип бозучыларны ачыклау буенча рейдлар уздырып торалар. Биектау районында андый рейдлар көн саен үткәрелә.
Чираттагы рейд “Биектау” сәүдәкүңел ачу комплексында уздырылды. Бу очраклы рәвештә генә сайланган урын түгел, бирегә көн саен йөзләгән кеше әйберләр алырга килә.
Тәртип бозучыларны озак көтәргә туры килмәде, 15 минуттан битлек кимәгән ике кеше күренде. Полиция хезмәткәрләрен күрүгә үк кагыйдә бозучылар шунда ук кесәләреннән битлекләрен алдылар. Нигә аны башта ук киеп куймадыгыз, дигән сорауга “онытканбыз”, дип җавап бирделәр. Хәзер исә иң яхшы дигәндә аларга кисәтү ясалачак. Ә гомумән алганда мондый административ тәртип бозуга бер меңнән алып 15 мең сумга кадәр штраф күздә тотылган.
- Биектау районында рейдлар көн саен уздырыла. Соңгы вакытта кешеләр үзләрен тәртипле тоталар, кагыйдә бозулар кимеде. Тик барыбер битлек режимын бозучылар табылмый калмый, - дип сөйләде патруль-пост хезмәте бүлекчәсе командиры Руслан Гәрәев.
Мондый рейдлар көн саен уздырыла. Районда яшәүчеләрнең һәм килеп йөрүчеләрнең күпчелеге битлек киеп йөрергә ияләнеп бетсә дә, тәртип бозучылар табылып тора.
Чикләү чаралары кертелгәннән бирле меңнән артык штраф түләттерелде. Аларның иң зурысы физик зат өчен 15 мең сум һәм шәхси эшмәкәрләр өчен 30 мең сум тәшкил итте.
Эрнест АБДУЛАЕВ