ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2021 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Гарантия фондының Бердәм кредит бирү үзәге эшкуарларга ел башыннан бирде 200 миллион сумнан артык акча алырга ярдәм иткән. 

Конкурска илнең 72 төбәгеннән барлыгы 300 артык гариза җибәрелгән. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча 160 шәһәр җиңүче булган, аларның 36 – монопрофильле статуска ия.  Бер ел элек 33 моношәһәр җиңү яулаган булган.  

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов бу атнада төбәк икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итүдә чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең традицион утырышын уздырды. Утырышта сәнәгать парклары резидентларына ташламалар бирү, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне электрон рәвешкә күчерү эшләренә багышланган мәсьәләләр каралды.


27
август, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика ветеринарларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Чара 31 августта билгеләп үтеләчәк  Ветеринария хезмәткәре көненә багышланган иде.

Республикада «Агростартап» грантын алуга проектларны сайлап  алу  конкурсы   тәмамланды. Барлыгы 152 гариза бирелгән, шуларның 6сы быел теркәлгән шәхси  эшкуарлар.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында АПК өлкәсендә проблемалы мәсьәләләр буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Җыелыш Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды. Чарада министр урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Марсель Мәхмүтов, Ленар Гарипов, Рафаэль Фәттахов, Ришат Хәбипов һәм муниципаль районнар вәкилләре катнашты.

Биектау районында эш визиты белән Татарстан Республикасының Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов булып китте. Ул Биектау районында бизнесның ничек эшләвенә төшенү һәм аңа нинди ярдәм кирәклеген ачыклау өчен райондагы бик күп объектларда булды.

Биектау районында Республика көне рәсми датасыннан берничә көнгә алданрак - 25 нче августта билгеләп үтелде. Анда бәйрәмгә хас барлык күренешләр, чаралар да күздә тотылган иде. Ә танылган җырчы концерты биектаулылар өчен, гомумән, зур бүләк булды.

20 нче августта 90 яшендә Биектау районының мактаулы гражданины Рафаэль Заһидуллин вафат булды. Аның язмышы безнең район белән тыгыз бәйләнгән иде.

«Эверест» футболчылары Татарстан Республикасы Кубогына ярышларда финалга чыкты. Моңа кадәр беркайчан да биектаулыларның  ирләр командалары арасында футбол буенча республика Кубогы ярышларының финалына кадәр җиткәне булмады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International