30 артык моношәһәр Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсында җиңүче булган

2021 елның 28 августы, шимбә

Конкурска илнең 72 төбәгеннән барлыгы 300 артык гариза җибәрелгән. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча 160 шәһәр җиңүче булган, аларның 36 – монопрофильле статуска ия.  Бер ел элек 33 моношәһәр җиңү яулаган булган.  

Шулай итеп, «Тарихи җирлекләр» номинациясендә Владимир өлкәсенең Гороховец каласы җиңүче булган. «50 меңнән 100 меңгә кадәр халкы булган кече шәһәрләр» номинациясендә – Амур өлкәсенең Свободный шәһәре, Белгородск өлкәсенең Губкин каласы, Красноярск краеннан Железногорск, Чиләбе өлкәсенең Усть-Катав, Свердлау өлкәсенең Полевской һәм Краснотурьинск шәһәрләре, Иркутск өлкәсеннән Усть-Илимск каласы, Кемер өлкәсеннән Ленинск-Кузнецкий шәһәре, Тула өлкәсеннән Алексин шәһәре, Башкортстан Республикасыннан Бәләбәй һәм Күмертау, Татарстан Республикасыннан Чистай шәһәре. 

«20 меңнән 50 меңгә кадәр халкы булган кече шәһәрләр» номинациясендә җиңүчеләр:  Воронеж өлкәсенең Семилуки шәһәре, Тверь өлкәсеннән Удомля, Киров өлкәсеннән Нократ Аланы, Иваново өлкәсеннән Тейково, Карелия Республикасыннан Сегежа, Кемер өлкәсеннән Гурьевск, Түбән Новгород өлкәсеннән Балахна, Орлов өлкәсеннән Мценск, Мурманск өлкәсеннән Кировск, Оренбург өлкәсеннән Медногорск, Иркутск өлкәсеннән Шелехов, Тула өлкәсеннән Кимовск, Чуашстан Республикасыннан Шумерля.

«20 меңгә кадәр халкы булган кече шәһәрләр» категориясендә иң яхшылар: Рязань өлкәсеннән Новомичуринск, Кострома өлкәсеннән Галич, Түбән Новгород өлкәсеннән Навашино, Володарск һәм Княгинино шәһәрләре, Архангельск өлкәсеннән Онега, Яңа Новгород өлкәсеннән Пестово, Свердлау өлкәсеннән Югары Тура, Ульяновск өлкәсеннән Инза, Оренбург өлкәсеннән Ясный шәһәре.

Җиңүче шәһәрләрнең барысы да федераль бюджеттан үз проектларын гамәлгә ашыру өчен грантлар алачак.

Исегезгә төшерәбез, кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеге булдыруда иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсы 100 меңгә кадәр кешеләр яши торган кече шәһәрләр һәм федераль һәм региональ әһәмияттәге тарихи җирлекләр арасында инде бишенче тапкыр үткәрелә. Конкурс Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча 2018 елдан бирле үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International