Бердәм кредит бирү үзәге эшкуарларга 200 млн.сум алырга ярдәм иткән

2021 елның 28 августы, шимбә

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Гарантия фондының Бердәм кредит бирү үзәге эшкуарларга ел башыннан бирде 200 миллион сумнан артык акча алырга ярдәм иткән. 

Ел башыннан бирле үзәк тарафыннан 500 артык эшкуарга консультация бирелгән. Иң күп мөрәҗәгать Казан, Яр Чаллы һәм Зеленодольск районнарындагы кече һәм урта бизнес субъектларыннан алынган.

Бердәм кредит бирү үзәге 2018 елда оештырыла.  Ул эшкуарларга отышлы кредит продуктын сайларга, документлар пакетын җыярга һәм финанс оешмаларына гариза җибәрергә ярдәм итә. 3 ел эчендә Үзәк белгечләре Татарстанның 2 меңнән артык эшкуарына консультация биргән һәм бизнесларына 3 млрд.сумга якын кредит акчасы җәлеп итәргә ярдәм иткән.

Хәзерге вакытта Бердәм кредит бирү үзәге 46 банк, шулай ук лизинг һәм микрофинанс компанияләре белән эшли. Бу исә эшкуарларның гаризаларын күбрәк финанс оешмаларына юллау мөмкинлеген бирә. Татарстан эшкуарлары өчен Үзәк хезмәтләре бушлай күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International