Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика ветеринарларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Чара 31 августта билгеләп үтеләчәк Ветеринария хезмәткәре көненә багышланган иде.
“Ветеринария – гаять киң һәм күпкырлы эшчәнлек өлкәсе. Ветеринария табиблары һәм күзәтчелек хезмәтләре республикада тотрыклы эпизоотик хәлне саклауга зур өлеш кертәләр. Бүген алар алдында җаваплы бурычлар тора - республикада тотрыклы ветеринария-санитария вәзгыятен тәэмин итү, кадрлар әзерләү системасын камилләштерү, шулай ук фән һәм практиканы алга таба үстерү”, - дип билгеләп үтте министр.
Ветеринария хезмәткәре көненә багышланган бәйрәм 2014 елдан бирле үткәрелә. Быел ветеринария өлкәсендәге күренекле хезмәтләре өчен 67 белгеч грамоталар һәм дипломнар белән бүләкләнде.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән «Лениногорск район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең баш ветеринария табибы Рашат Әхмәтов һәм «Буа район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең баш бухгалтеры Фәнция Нигъмәтуллина бүләкләнделәр.
«Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы» дигән мактаулы исемгә Рәсүл Нәҗметдинов, Гөлсинә Низамиева, Зөлфия Шакирова, Рафат Хәмзин һәм Рәфис Бикмөхәммәтов лаек булды.
Шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.