Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында АПК өлкәсендә проблемалы мәсьәләләр буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Җыелыш Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды. Чарада министр урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Марсель Мәхмүтов, Ленар Гарипов, Рафаэль Фәттахов, Ришат Хәбипов һәм муниципаль районнар вәкилләре катнашты.
Фикер алышу өчен мәсьәләләрнең төрлесе сайлап алынды. Беренче чиратта, болар игенчелеккә караган - әче туфракларны известьлау, эрозиягә каршы урман утыртмалары, балтырганга каршы көрәш чаралары һәм мелиорация объектларын паспортлаштыру кебек мәсьәләләр. Соңгы темага аерым игътибар бирелде, чөнки мелиорация объектларының паспортлары булмау проблемасы бар. Мәсәлән, Тукай районында булган 41 мелиорация системасының бер объекты гына паспортлаштырылган.
“Август ахырына мелиорация системаларын паспортлаштыру эше төгәлләнергә тиеш”, - дип белдерде Илдус Габдрахманов.
Терлекчелек мәсьәләләре дә читтә калмады. Киңәшмәдә 2021 елның 7 аенда Татарстан Республикасында терлекчелек эшенә йомгаклар ясалды. Терлек азыгы әзерләү, сөт терлекчелеген цифрлаштыру, терлекләрне идентификацияләү, эре мөгезле терлекләр санын саклап калу кебек темалар күтәрелде.
Киңәшмәдә күтәрелгән барлык темалар да аерым контрольгә алынды. Куелган бурычларны үтәү ай саен тикшерелеп торачак.