ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2013 ел
якшәмбе
Соңгы мәгълүматларга караганда, Универсиадага Россия җыелмасы составына 25 Олимпия чемпионы, Олимпиадаларның 50 призеры, йөздән артык халыкара класслы спорт остасы кергән.
Россия  көнендә  Биектау авылында  утыз гаилә  яңа квартиралар алды. “Социаль ипотека”  программасы буенча төзелгән бу  матур йорт  Луговая урамында урнашкан.
1951 нче елдан алып 1962 нче елга кадәр Чыпчык авылы китапханәсендә эшләгән Антонина   Голоднова  хатирәләре белән уртаклаша.
Арча  педучилищесын тәмамлагач,  башлангыч сыйныф укытучысы  дипломы белән бергә Нина Шмелева  Алан-Бәксәр урта мәк-тәбенә юллама ала.
Бөреле җәнлек совхозы поселогында Татьяна Сергеевна белән Минтаһир  Хәбир улы  50 елдан бирле тормыш сукмакларыннан бергә атлыйлар. Аларның гаиләсе  1963 нче елда  барлыкка килә. Шушы дәвердә гаилә ныгый, ишәя.

13
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Олы Кавалда яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
Урта  һөнәри белем бирү учреждениеләренең   чыгарылыш төркемнәрендә   һөнәри әзерлекнең өйрәнү циклы ахырына якынлашты.
Каменка – Дөбъяз – Әтнә автоюлының  15 нче километрында  юл һәлакәте булды.
Җиңү Паркын төзекләндерү эшләре дәвам итә. Узган атнада анда балалар  өчен “Могҗизалар утравы” дигән аттракцион – вагоннар тагылган кечкенә паровоз куйдылар, ул теләге булучыларны түгәрәк буйлап утыртып йөриячәк.
Суыксу авылында, алда торган Универсиадага багышлап, зур Сабантуйга кадәр балалар Сабантуен уздырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International