Соңгы мәгълүматларга караганда, Универсиадага Россия җыелмасы составына 25 Олимпия чемпионы, Олимпиадаларның 50 призеры, йөздән артык халыкара класслы спорт остасы кергән.
Билгеле булганча, Кытайның Шеньчжэнь шәһәрендә узган Универсиадада Россия җыелмасы, мәйдан хуҗаларына гына оттырып, гомумкомандалар беренчелегендә икенче урынны яулаган иде. Казанда исә ил командасы мәйдан хуҗасы булачак. Димәк, ватандашларыбыз үз мәйданында җиңү яулау өчен тырышачак. Моның өчен барлык спорт төрләрендә дә илнең иң көчле студент-аспирант-магистр спортчылары җыела. Аерым спорт төрләрендә кайсы данлыклы спортчыларыбыз чыгыш ясар соң? «Казан-2013» Башкарма дирекциясенең медиа-департаменты аерым спорт төрләрендә кемнәр чыгыш ясаячагын барлаган.
Җиңел атлетика
Спортның әлеге төрендә җыелма командабыз, һичсүзсез, иң көчле спортчылардан гыйбәрәт булачак. Әле яңа гына өметләр баглана башлаган спортчылар белән беррәттән, Казан Универсиадасында Олимпия чемпионнары Иван Ухов, Юлия Зарипова, Елена Лашманова, Валерий Борчин, шулай ук Олимпия уеннары призерлары Екатерина Поистогова (кыз фамилиясе – Завьялова), Елена Соколова, Евгений Колодко, Татьяна Чернова кебек спортчылар булачак. Җиңел атлетика буенча Россия җыелмасы баш тренеры Валентин Маслаков белдергәнчә, безнекеләр Казанда 12 алтын медаль яуларга планлаштыра.
Баскетбол
Россиянең ир-егетләр командасы үзенең бик көчле составында җыелыр, дип уйланыла. Әлбәттә, аннан бары тик югары дәрәҗәдәге медальләр генә көтелә. Төп көндәшләребез шул ук америкалылар булыр, мөгаен. Исемнәргә килгәндә, биредә “Локомотив-Кубань” клубыннан Максим Григорьев белән Андрей Зубковны атарга кирәктер. Нәкъ менә шулар тырышлыгы белән дә әлеге команда быел Европа Кубогын яулады һәм ВТБ Бердәм лигасының көмеш медальләре иясе булып танылды. Ләкин белгечләр иң беренче рольне “Триуфм” уенчысы Сергей Карасев белән “Түбән Новгород”ның быелгы сезондагы иң яхшы уенчысы Семен Антонов башкарыр дип фаразлый.
Хатын-кызлар җыелма командасын исә Уеннарга “УНИКС” тренеры, Лондон Олимпиадасында хатын-кыларның зурлар командасын җитәкләгән Борис Соколовский әзерли.
Бокс
Ошбу командада шулай ук бары тәҗрибәле спортчылар гына җыелачак. Лондон Олимпиадасында бронза медаль яулаган дөнья чемпионы Миша Алоянга Универсиаданы отарга могҗиза гына комачауларга мөмкин. Андрей Замковой, Сергей Водопьянов һәм Магомед Омаровлар да – танылган спортчылар. Тренерлар исә командалар беренчелегендә беренче урынны яуларга һәм өч авырлыкта чемпион калырга планлаштыра.
Байдаркаларда һәм каноэларда ишү
Әлеге спорт төрендә безнекеләрдән 12 медаль көтәләр, хәтта ниндиләре дә билгеле: дүрт алтын, дүрт көмеш һәм дүрт бронза. Эш шунда ки, команда шактый көчле. Әйтик, узган елгы Лондон триумфаторлары Юрий Постригай белән Александр Дьяченко гына да ни тора, ә бит әле шул ук Олимпиадада өченче урында калган Иван Штыль, Алексей Коровашков, Илья Первухиннар да булачак...
Фехтовкалау
Җыелма команда тренерлары бик тыйнак, алар медальләр турында алдан ук җиһанга кычкырмыйча уңышка ирешергә уйлыйлар, булса кирәк. Гәрчә, команда составында 2012 елгы Олимпия уеннарының көмеш медальләре ияләре Ирина Дериглазова белән Лариса Коробейникова, шулай ук шунда өченче урында калган Николай Ковалев кебек спортчылар булса да.
Футбол
Җәйге Уеннарда Россия җыелмасы составында безнең футболчылар да булачак. Аерым алганда, җыелма командага “Рубин”ның төп уенчыларыннан берсе Владимир Дядюн, шулай ук “Волгарь” һәм “Нефтехимик”та чыгыш ясаучы Максим Жестоков белән Никита Бочаров чакырылган. Соңгылары башка клубларда аренда хокукында уйный. Алардан тыш, Россия җыелмасына Сослан Гатагов ("Спартак"), Александр Сапета ("Динамо"), Арсен Хубулов ("Алания"), Артем Делькин ("Крылья Советов"), Дмитрий Полоз ("Ростов") кебек премьер-лигада уйнау тәҗрибәләре булган футболчылар да керә. Футболда, һәрвакыттагыча, йә бәхет елмаячак, йә уңышсызлыкка очраячакбыз...
Нәфис гимнастика
Алданрак Универсиаданың төркем ярышларында Татарстан җыелмасы катнашыр дип планлаштырылган иде. Әмма безнекеләрнең берсе аягын сындырган булып чыкты. Нәтиҗәдә, легендар Ирина Винер Казанга Олимпия җыелмасын алып килергә карар кылган. Алар арасында Олимпия уеннары чемпионнары Анастасия Близнюк, Алина Макаренко, Ксения Дудкина, Анастасия Назаренколар бар. Шәхси төрләрдә исә Маргарита Мамун белән Александра Меркуловага өметләр зурдан.
Спорт гимнастикасы
Әлбәттә, биредә төп өметләр татар кызы Алия Мостафинага баглана. Аннан тыш, составта Лондонда төрле медальләр яулаган Ксения Афанасьева, Мария Пасека, Денис Аблязин да булачак.
Авыр атлетика
Әйтүләренә караганда, спортның әлеге төрендә дөньяың иң көчле спортчылары чыгыш ясарга планлаштыра. Шуңа безнекеләр дә иң-иңнәрне генә җыярга булган. Аерым алганда, составта 2012 елгы Олимпия уеннарының көмеш медалистлары Апти Әүхәдов, Александр Иванов, Татьяна Каширина, 2008 елгы Олимпиаданың көмеш медале иясе Оксана Сливенко, шунда ук өченче урында калган Надежда Евстюхина һәм башкалар булачак. Казанда безнекеләр, аз дигәндә, дүрт алтынга өметләнә.
Чирәмдәге хоккей
Әлеге команданы ярышларга “Динамо-Казан” командасының баш тренеры Араик Маргарян әзерли. Аңлашылганча, җыелма команданың яртысы Казан клубы вәкилләреннән торачак. Биредә нидидер медальләр турында сөйләү әле иртәрәк: безнекеләр бу төр ярышларда әллә ни уңыш казанмыйлар.
Көрәш
Татарның милли спорт төре булган көрәш, аңлашылганча, Универсиадаларда беренче тапкыр урын алачак. Рәсми мәгълүматларга караганда, Россия җыелмасы составында Универсиадага сайлап алу бәйгесендә җиңгән Эльвир Әхәтов, Илдар Гыйниятуллин, Илнар Галиев, Илнур Мортазин, Ринат Әхмәтшин һәм Сергей Павлик чыгыш ясаячак. Дөрес, имеш-мимешләр буенча кайсыдыр көрәшче допинг-тикшерүдә “тотылган” икән. Рәсми рәвештә әйтелмәгәнгә, аның кем икәне, кемгә алмаштыралачагы яки алмаштырмаячагы турында төгәл хәбәр булмаганга, без дә дәшми калабыз.
Дзюдо
Арсен Галстян... Казанда Россия җыелма командасында төп өметләр нәкъ менә Лондондагы Олимпия уеннары чемпионына багланачак. Дөрес, калган лидерлар дөнья чемпионатына әзерләнү сәбәпле Казанга килеп тормаска уйлаганнар, ахыры. Шуңа да нәрсәгә дә булса өмет итү әлегә сорау астында кала.
Грек-рим көрәше
Ә менә биредә, киресенчә, Олимпия уеннары чемпионы Роман Власов, Россия чемпионатына бармыйча, Универсиадага максатчан әзерләнгән. Грек-рим көрәшчеләренең дөнья чемпионаты сентябрьдә генә булачак. Димәк, Казандагы Уеннар алар өчен репетиция генә булачак. Җиңүләр белән, әлбәттә, дип ышанып калабыз. Власовтан тыш, казанда Лондон Олимпиадасы чемпионнары Наталья Воробьева белән Җамал Отарсултанов, шунда ук өченче урында калган Заур Курамагомедов белән Билал Махов та чыгыш ясаячак әле.
Йөзү
Әлеге спорт төрендә безнекеләр һәрчак алдынгы урыннарда иде. Ә Универсиадада исә иң-иңнәр генә булачак. Анастасия Зуева белән Даниила Изотов, Сергей Фесиков, Андрей Гречин, Евгений Лагунов, Владимир Морозов, Никита Лобинцев, Юлия Ефимова һәм, әлбәттә, Казан спортчысы Яна Мартынова үзләре генә дә ни тора. Җиңүләр көтәбез!
Синхрон йөзү
Шулай ук безнең спорт төре. Биредә бары алтын гына көтелә, әлбәттә. Әгәр дә составта Олимпия чемпионнары Светлана Ромашина, Александра Пацкевич, Анжелика Тиманина, Дарья Коробова чыгыш ясый икән, башканы көтү ахмаксызлык булыр иде.
Су тубы (ватерпол)
Әлеге төрдән ир-егетләр җыелма командасын безнең тренер Ирек Зиннуров җитәкләр дип өметләнгән идек, әмма өметләр чынга ашмады. Ватерпол буенча Россия командалары соңгы елларда әллә ни уңышларга ирешә алмый, шуңа Казанда да бәхетле очракка гына хыялланырга кала. Әмма хыяллар вакыты-вакыты белән чынбарлыкка да аша бит!
Суга сикерү
Биредә дә абсолют лидер бар – Илья Захаров һәм аның иптәше Евгений Кузнецов. Кытайлар ничек килер дигән сорау гына борчый.
Теннис
Әлбәттә, Универсиада ярышларының төп бизәкләреннән берсе теннис булырга охшап тора. Россия җыелма командасында, әйтик, Мария Кириленко чыгыш ясый. Анастасия Павлюченкова, Екатерина Макарова, Елена Веснина, Евгений Донской һәм Тәймураз Габашвили инде күптәннән танылган спортчылар булып санала.
Волейбол
Ул-бу булмаса, әлеге спорт төрләрендә дә безнекеләр алтынга дәгъва итәргә тиеш. Ир-егетләр командасында Олимпия чемпионнары Дмитрий Ильиных белән Алексей Обмочаев чыгыш ясый. Кызлар арасында безнекеләрнең лидеры булып ике тапкыр дөнья чемпионы, алты тапкыр Россия чемпионы Мария Борисенко, шулай ук дөнья чемпионнары Татьяна Кошелева белән Наталья Гончарова исәпләнер.
...Хәер, спортта исемнәр генә зур роль уйнамый. Ниндидер уңышка ирешү бик күп факторлардан тора, хәтта күк йөзендә йолдызларның ничек ятуы да әһәмиятле, ди белгечләр. Йолдызлар да безнекеләргә ярдәм кулы сузар дип ышанып калабыз!
Радик САБИРОВ