Биш этажлы яңа матур йортка күчү бәхете елмаючылар арасында бер Бөек Ватан сугышында катнашучы, өч фронтовик толы һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләр бар. Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин квартиралы булучыларны икеләтә бәйрәм – Россия көне һәм тормышларындагы шушындый мөһим һәм шатлыклы вакыйга белән ихлас күңелдән котлады. Ветераннар исеменнән солдат толы – Әлдермеш авылыннан Маһирәҗәп Хәйруллина район һәм республика җитәкчеләренә чын йөрәктән чыккан рәхмәт сүзләрен белдерде.