Бөреле җәнлек совхозы поселогында Татьяна Сергеевна белән Минтаһир Хәбир улы 50 елдан бирле тормыш сукмакларыннан бергә атлыйлар. Аларның гаиләсе 1963 нче елда барлыкка килә. Шушы дәвердә гаилә ныгый, ишәя.
Гаилә башлыгы 13 яшеннән эшли башлый. Армиягә киткәнче тракторчы була: армиядән соң җәнлек совхозы аны суы-ту җайланмалары машинисты һөнәре буенча белем алырга җибәрә. Әлеге вазифада Минтаһир Хәбир улы 40 ел эшли. Аның гомуми хезмәт стажы 62 ел. Пенсиягә 2009 нчы елда 75 яшендә чыга.
Татьяна Сергеевна 1963 елда куян фермасына ветеринария санитары булып урнаша, анда 12 ел эшли. Сәламәтлеге какшап киткәч, җиңелрәк эшкә күчәргә мәҗбүр була: аны Бөреле урта мәктәбенең химия кабинетына лаборант итеп кабул итәләр. Өч ел балалар арасында була, вазифаларына бик җаваплы карый, әмма, ни кызганыч, штат кыскартылуга эләгә һәм хат ташучы булып урнаша. Татьяна Сергеевна бу хезмәтен аеруча яратып башкарды.
Кешеләр белән аралашканда, аларга газета-журналлар, хатлар таратканда ул бик тә итагатьле булды. Өлкән кеше белән сөйләшеп алырга, аның моң-зарын тыңларга, кемгәдер киңәш бирергә, ничек тә булса ярдәм итәргә, хәленә керергә тырышты. Поселок халкы аны нәкъ менә шушы сыйфатлары өчен якын итте дә, аның килүен көтеп алдылар, бәлешләр, чәйләр белән сыйларга тырыштылар. Ул үзен шәфкатьлелеге, игътибарлы булуы, теләсә кайсы минутта ярдәм итәргә теләве белән яраттырды.
Хәбировлар гаиләсе балалардан, оныклардан да уңды. Ике бала – уллары Марат белән кызлары Алевтинаны үстерделәр. Кызлары Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлады, 26 елдан артык Бөреле урта мәктәбендә биология укыта. Уллары – мебель җыючы. Хәбировларның дүрт оныклары бар: Юля, Никита, Ольга, Роман. Оныкларын бик яраталар: сагынып көтеп алалар, күчтәнәчләр әзерләп куялар. Яхшылыкны аңлый белә торган балалары бабай белән әбигә ярату, кайгыртучанлык белән җавап бирәләр.
Минтаһир Хәбир улы белән Татьяна Сергеевнаның иң зур куанычлары – искиткеч сөйкемле һәм ягымлы оныкчыклары Самир белән Аскарик. Әби белән бабайга яшәү көчен нәкъ менә алар бирә. Бу балалар өлкән-нәр янына кайткач, өй дә, әйләнә-тирә дә аларның чыр-чуыннан, көлүеннән, уйнавыннан, бертуктаусыз биргән сорауларыннан гөрләп тора. Аларга сокланмый мөмкин түгел. Әби белән бабайны бераз алҗытсалар да, оныкчыклары китүгә үк сагына башлыйлар һәм тагын кайтуларын көтәләр. Ә инде табын янына бөтен гаилә җыелгач, балалар, оныкларны әти-әниләре өчен горурлык хисе биләп ала. Туганнары һәм якыннары Татьяна Сергеевна белән Минтаһир Хәбир улын бик хөрмәт итәләр, аларны онытмыйлар, телефоннан шалтыратып, хәлләрен белеп торалар, кайталар да. Хәбировлар күп квартиралы йортта күршеләре белән дус, тату яшиләр.
Бер-берсен яратып, аңлап, 50 ел бергә яшәгән юбилярларга озак елларга җитәрлек сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез бәхетле тыныч тормыш телибез. Ә балалары, оныклары һәм оныкчыклары аларны һәрвакытта да яратачак, кадер-хөрмәттә яшәтәчәк. Иң матур, йөрәктән чыккан ихлас теләкләребезне юллыйбыз сезгә, юбилярлар!
Эх, яшь чаклар! Әле бергә беренче дистәне дә тутырмаган...
Маргарита ТИМОНИНА