Җиңү Паркын төзекләндерү эшләре дәвам итә. Узган атнада анда балалар өчен “Могҗизалар утравы” дигән аттракцион – вагоннар тагылган кечкенә паровоз куйдылар, ул теләге булучыларны түгәрәк буйлап утыртып йөриячәк.
Мондый күңелле поездны Екатеринбургтан сатып алганнар. Республиканың башка районнарында андый паровоз юк. Билет бәяләре балалы гаиләләр өчен кулай булачак. Шундый кыйммәтле уенчыкка кешеләр сакчыл мөнәсәбәттә булсыннар иде, шул вакытта ул район халкына озак хезмәт итәр.