Һәрчак вакыйгалар эчендә

2013 елның 16 июне, якшәмбе





Арча  педучилищесын тәмамлагач,  башлангыч сыйныф укытучысы  дипломы белән бергә Нина Шмелева  Алан-Бәксәр урта мәк-тәбенә юллама ала.


Яшь педагог беренче көннәрдән үк бик тырышып  эшкә керешә. Көн саен яңгыраган “ни өчен”, “ә ул нәрсә”,  “нигә алай булган” кебек сораулар   аңа куаныч китерә, чөнки  ул балаларга  укырга кызык булуын, аларның   күбрәк белергә, танышырга  теләүләрен аңлый.  Ул, яңа методикалар  кулланып,  һәр дәрескә  ныклап әзерләнә.


Дүрт елдан соң, 1976 елда гаилә хәлләре белән бәйле рәвештә ул туган авылы Калининога кайта. Әмма яраткан һөнәре белән  саубуллашырга  туры килә: җирле башлангыч мәктәптә  аңа эш   булмый. Ә   клуб мөдире вазифасын  тәкъдим иткәч, ул  шатланып риза була. Клубның нинди хәлдә булуын күргәч, бераз аптырап кала –  иске бинада, радиодан кала, нибары  биш урындык. Мәдәният  учагын авылның үзенә тарта торган иң матур урыны итәргә теләп, ул эшкә чума.  Кирәкле  музыкаль аппаратура, магнитофон, урындыклар алу өчен аңа  Мәдәният һәм кинофикация министрлыгына берничә мәртәбә мөрәҗәгать итәргә туры килә.


Тиздән авыл клубы  яшьләр өчен  генә түгел,  өлкән  яшьтәгеләр  өчен дә буш вакытны уздыру урынына әверелә. Чираттагы картинаны карарга билетларны кешеләр алдан ук  сатып алалар, юкса тамаша залына эләгә алмыйсың.  Һәр бәйрәмгә биредә   музыкаль-күңел ачу программасы әзерләнә. Калинино дискотекасының  популярлыгы  турында легендалар йөри,  шушы авылдан гына түгел, күрше-тирә авыллардан да егет-кызлар биюгә ашыга. Нина Николаевна  тәртипне кырыс саклый. Яшь кешеләр арасында закон белән каршылыклар килеп чыккан очракларда участок милиционеры белән барлык проблемаларны хәл  итәргә тырыша. Балигъ булмаганнар эше буенча комиссия аның яшь буынга тәрбия бирүдә керткән өлешен югары бәяли һәм  кыйм-мәтле бүләк тапшыра.


Авылда бердәнбер булган телефон  клубта  тора,  кемнең дә булса мөһим эшләр буенча шалтыратырга  йомышы төшсә, барысы да, вакытка игътибар итмичә, Нина Николаевнаның өенә киләләр.  Кеше авырса, кемдер балалары, якыннары өчен борчылса, ни йөрәгең белән  баш тартасың?!


Халык яраткан Җиңү көне бәйрәмен Калининода ел саен зурлап билгеләп узалар.  Һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган  һәйкәл  янында митингтан соң, ветераннарны һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларны бәйрәм  табыны көтеп тора, аның өчен Нина Николаевна  тәмле бәлеш-ләр пешерә, ә үзешчән артистлар кызыклы концерт программасы әзерли. Шулай ук безнең клубта  Өлкәннәр көне һәм башка вакыйгалар  чын ихластан әзерләнә иде. Ә балалар һәм яшьләр өчен Яңа ел чыршылары!  Гаҗәп, әмма  курантлар  сукканнан  соң,  барысы да  клубка ашыкты, анда бәйрәм иртәнгә кадәр дәвам  итә иде. 



Кызганычка каршы, хәзер клуб ишекләрендә йозак эленеп тора, яшьләрнең кая барып күңел ачачагында беркемнең дә эше юк.


Хезмәт урынында эше тыгыз булуга, җәмәгать эшләре белән актив шөгыльләнүгә карамастан, Нина Николаевна гаиләсен  беркайчан да онытмый – ире Виктор һәм кызлары Татьяна белән Наталья һәрвакыт игътибар үзәгендә була.


Яшь клуб мөдиренең җитезлеген күреп, авыл кешеләре аны  җирлек депутаты итеп сайлыйлар. Хәзер һәр йортка да су кертелгән, ә бит кайчандыр  бөтен  авылга  бердәнбер колонка иде. Барлык йортларны “зәңгәр ягулык” белән тәэмин итү өчен дә бик күп йөгерергә  туры килде аңа.


“Киләсе тукталыш Калинино” – электричкада йөрүче авыл кешеләренә бу сүзләр җыр-моңнан да кадерлерәк.  Каменкага кадәр  халык моннан алдагы елларда җәяүләп ничәмә-ничә километрлар узгандыр, аны искә дә төшерәсе килми.  Җирлек депутаты Нина Шмелева эшкә  үзе тотынганчы авыл янында  тукталыш платформасы төзеп кую фикере байтак еллар нибары фикер генә булып кала. Калинино станциясе проектын  төзелеш планына керттерү, эшне азагына кадәр китереп җиткерү өчен аңа Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты бусагасын байтак таптарга туры килә. Шундый озак кө-телгән кыйммәтле бүләк өчен без аңа  әле дә рәхмәтләр укыйбыз.


Калинино укучыларын Биектау авылындагы мәктәпкә йөртү өчен  автобус бирделәр.  Нина Николаевна, кем дә булса соңга калмаганмы, автобуска барысы да утырып өлгергәнме, дип барлап, аларны көн саен мәктәпкә озатып кала иде. Депутат Шмелеваның бер генә буш минуты да юк. “Чиста су”  программасын тормышка ашыру тулы көченә бара,  Калинино авылын су белән тәэмин итү документлары  әзер-ләнә, мәшәкатьләрнең иң күбесе  тагын Нина Николаевнага төшәчәк.


Вакыт  сизелми дә үткән: кызлары күптән гаилә корганнар, оныклары үсеп килә. Июньдә  Нина Николаевнаның юбилее. Шушы уңайдан аңа нык сәламәтлек, киләчәктә дә шундый җитез, шәфкатьле булып калуын,  яхшы кешеләргә ышанычын югалтмавын телибез.

 

 


Гүзәл ИСМӘГЫЙЛЕВА, “Калинка” балалар бакчасы мөдире.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International