ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2015 ел
сишәмбе
“...Яшьлегемә йөгереп кайтыр идем, Кире кайта торган юл булса”...
Радиодан яңгыраган әлеге матур җыр Фәүзия апа Насыйбуллинаны бик еракта калган яшьлек елларына алып китте.
16 июльдә Биектау муниципаль  районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова катнашында  оештыру комитеты утырышы булды һәм анда  безнең районда “Татарстан Республикасы милли-мәдәни берләшмә”сенең (РНКО) региональ иҗтимагый оешмасы бүлеге оештырылды.

20
июль, 2015 ел
дүшәмбе
15 нче июль көнне Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе плацында әлеге министрлыкның патруль-пост хезмәтенә һәм полициянең участок вәкилләренә эштә куллану өчен яңа  автомобильләр бирелде.
Югары һәм махсус урта уку йортларын  тәмамлаучылар  узган шимбәдә Җиңү паркында район җитәкчеләре һәм учреждениеләр вәкилләре белән очраштылар.
Казанда узачак Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына 450 мең билетның 160 меңе сатылган.
Халыкка су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты ярышларына 0,5-1 сәгать алдан килеп җитәргә киңәш ителә. Объектларга бару өчен җәмәгать транспортын сайлау яхшырак булачак. Өстәвенә, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков гүзәл затларга үкчәле аяк киеменнән баш тартырга киңәш итә.
Халык белән дәүләт органнары аралашуы инде күптән электрон форматка күчте. Мәгълүмати технологияләр үсеш алган, яңадан-яңа интернет һәм мобиль сервисларны гамәлгә керткән төбәктә башкача булу мөмкин дә түгел бит. Яңа үзара элемтә системасы халык өчен дә, җитәкчелек өчен дә уңайлы. Кешеләр вакытын бушка әрәм итмичә, интернет аша гына төрле хезмәтләрдән файдалана ала, түрәләребез исә халык ярдәме белән төрле проблемаларны хәл итә.
Бүген Казанда “Зөянең тарихи-мәдәни, рухи мирасы” дигән халыкара конгресс эшли башлады. Казан Кремлендә башланган чарада Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” фонды җитәкчесе Минтимер Шәймиев һәм төрле чит илләрдән килгән белгечләр катнашты.
Яшьләр арасында хокук саклау хәрәкәтен киңрәк җәелдерү, аларга патриотик тәрбия бирү, җәйге ялларын оештыру һәм Россия Федерациясенең Кораллы көчләрендә хезмәт итүгә әзерләү максатыннан, “Коркачык” аэродромы территориясендәге чатырлы лагерьда Татарстан Республикасы яшьләренең хокук саклау хәрәкәте активистлары өчен профильле республикакүләм җәйге сменаның тантаналы ачылышы булды.

19
июль, 2015 ел
якшәмбе
2014 елның 4 августында 2014 елның 4 июнендә кабул ителгән “Россия Федерациясе гражданлыгы турында”гы 2002 ел 31.05 № 62-ФЗ  Федераль законның 6 һәм 30 статьяларына үзгәрешләр кертү турында”гы 142 нче номерлы Федераль закон үз көченә керде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International