ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2015 ел
шимбә
Айбаш авылы мәчетендә ифтар ашы үткәрелде.

24
июль, 2015 ел
җомга

Статистик мәгълүматларга караганда, 21 нче июльгә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 16880  эшсез кеше теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә 0,82% күрсәткечендә саклана.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 15 нче июльдән алып 21 нче июльгә чаклы булган хисап атнасында  эшсез дип танылганнар арасыннан 97 кеше  эшкәртүче җитештерү тармагына караган эшеннән азат ителгән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә  дә  очрый. Мисал өчен, күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагында 93 кеше эшсез дип билгеләнгән.

23
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
21-22 июльдә Татарстанның Питрәч районында  машина белән саву осталарының  республика конкурсы уздырылды.
Дөнья үзгәреп тора, камилләшә, заман алгарышы зур-зур адымнар белән алга бара. Әйләнә-тирәбез заманча технологияләр белән тулган. Ә алар кешенең психик һәм физик сәламәтлегенә гел файда гына китерми.
Республикада "соры" хезмәт базарын  легальләштерү буенча актив эш алып барыла һәм " Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү федераль законны" үтәлеше турында тикшерүләр дәвам итә.

22
июль, 2015 ел
чәршәмбе
15 июльдә Ямәширмә авылында Ифтар ашы үткәрелде.

21
июль, 2015 ел
сишәмбе
Урып-җыю  эшләре башланыр алдыннан  районда ел саен комбайнчылар укуы оештырыла. Мондый чара  быел Айбашта “Татмелиорация-Агро” базасында үтте. Анда  авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, инженерлар, агрономнар һәм үстерелгән уңышны урып-җыю кебек җаваплы бурыч йөкләнгән комбайнчылар катнашты.
Быелгы бердәм дәүләт имтиханнарына йомгак ясалды. Республикабыз мәктәпләрен тәмамлаучыларның күрсәткечләре йөзгә кызыллык китерә торган түгел. Күп кенә фәннәр буенча нәтиҗәләр былтыргылардан яхшырак. Әмма канәгатьләнергә әле иртәрәк. Белем бирүне тагын да сыйфатлырак итү юнәлешендә эш дәвам итәчәк.
1 августта Казанда Сабан туе бәйрәме уздырыла. Милли бәйрәм Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына туры китереп шушы вакытка күчерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International