Быелгы бердәм дәүләт имтиханнарына йомгак ясалды. Республикабыз мәктәпләрен тәмамлаучыларның күрсәткечләре йөзгә кызыллык китерә торган түгел. Күп кенә фәннәр буенча нәтиҗәләр былтыргылардан яхшырак. Әмма канәгатьләнергә әле иртәрәк. Белем бирүне тагын да сыйфатлырак итү юнәлешендә эш дәвам итәчәк.
БДИ – соңгы елларда белем бирү сыйфатын тикшерүнең төп ысулы булып тора. Шуңа да дәүләт аттестациясен гадел, объектив һәм үтәкүренмәле уздыруга зур көчләр куела. Имтиханны оештыруда бик күп министрлыклар һәм ведомстволар катнаша.
БДИга ияләшергә вакыт
Сынаулар барышында кагыйдә бозуларны булдырмау өчен кабул итү пунктларында онлайн күзәтү системалары урнаштырылды, укучыларны металл детекторлары аша үткәреп тикшерделәр, федераль экспертлар имтихан барышына күз-колак булды.
Әмма әлеге сынау төренә булган курку-борчуларны юк итәргә тырышалар. Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та БДИ тирәсендәге ажиотаж урынсыз, дип билгели. Укучыларны йомгак аттестациясенә ияләштерү буенча эш хәзер бала мәктәп бусагасын атлаганнан соң ук башлана. Беренче сыйныфка яңа кергән укучыларның белем дәрәҗәсенә бәя бирелә. Уку елы ахырында ел дәвамындагы үсеше ачыклана. Ә инде башлангыч сыйныфны тәмамлаган укучылар исә быелдан беренче имтиханнарын тапшырырга тиеш. Аннары белем дәрәҗәсе 9 сыйнфны тәмамлаганнан соң тикшерелә. Төп дәүләт имтиханын мөмкин кадәр БДИга тиң итәргә омтылалар. Укучыларга шундый ук катгый таләпләр куела.
- Республикада белем бирү сыйфатын тикшерүнең төзек системасы булдырыла. Без объектив мәгълүматка ия булырга тиеш. Шунсыз без алга таба атлый, күрелергә тиешле чараларны билгели алмыйбыз, - ди Энгель Фәттахов.
Имтиханны яхшырак тапшырганнар
Агымдагы елда БДИда 18 156 чыгырылыш сыйныф укучысы катнашты. Мәҗбүри имтиханнырдан тыш, иң күп укучылар җыйган имтиханнар алдагы еллардагы кебек үк – җәмгыять белемен тапшырырга 8 427 укучы килгән, биологиядән үз белемен 3 025 кеше тикшергән, химияне 2 339 егет-кыз сайлаган.
Татарстанда быел 10 фәннән (информатика, биология, җәмгыять белеме һәм француз теленнән кала) БДИ буенча уртача балл, былтыргы нәтиҗәләр белән чагыштырганда, югарырак. Физикадан күрсәткечләр - 6,92, немец теленнән - 11,32, рус әдәбиятыннан - 5,04, географиядән 2,63 баллга югарырак.
Мәҗбүри булган математика һәм рус теле имтиханнары нәтиҗәләренә килгәндә, бу предметлар буенча мәктәпне тәмамлаучыларның белем дәрәҗәсе әллә ни үсмәгән, күрсәткечләр 1-3 баллга гына югарырак. Мәгълүм булганча, быел укучыларыбыз беренче тапкыр база дәрәҗәдәге математика имтиханын тапшырды. Уртача нәтиҗәләр – 4,03 балл (5 баллы система буенча)
Шул ук вакытта төрле фәннәрдән БДИны начар тапшыручылар исәбе арткан. Профиль дәрәҗәдәге математикадан чик баллны туплый алмаучылар 6 процентка арткан, информатика һәм биологиядән дә түбән белем дәрәҗәсе күрсәтүчеләр исәбе үскән.
БДИны 100 баллга тапшырган Татарстан укучыларының саны, узган ел белән чагыштырганда, кимегән - 122дән 105кә калган.
Министр нигә канәгать түгел
Татарстан мәгариф һәм фән министры күп кенә предметлар буенча республикабыз укучылары башка төбәкләр белән чагыштырганда, БДИны яхшырак тапшырса да, нәтиҗәләр белән бик үк канәгать түгеллеген белдерде.
- Нәтиҗәләр белән беркайчан да канәгать булып бетеп булмый. Татарстанның киләчәге үсеп килүче буын кулында. Яшь буынга сыйфатлы белем бирә алабыз, тормышка әзерли алабыз икән - республиканың киләчәге дә яхшы булачак. Иң беренче урында кеше факторы, башкасын чит илдән сатып алып кертеп тә була. Шуңа да мәгариф системасы сыйфатлы белем бирергә тиеш. Шәһәрдә яшиме бала, район үзәгендәме әллә ерактаггы кечкенә генә авылдамы – аның сыйфатлы белем алу өчен мөмкинлекләре булырга тиеш. БДИ нәтиҗәләре начар дип әйтәсе килми. Әмма эшлисе эшләребез бик күп әле. Мәгариф системасына шулкадәр зур акчалар бүлеп бирелә – узган елда гына мәктәпләрнең материаль-техник базасын яхшыртуга 10 миллиард сумга якын тотылды. Шуңа күрә без үзебезнең балаларга начар белем бирә алмыйбыз, - диде Энгель Фәттахов.
Министр билгеләп узганча, республикабызда белем бирү сыйфатын яхшырту өчен база мәктәпләре булдырыла. Аларга ышаныч бик зур – иң яхшы кадрлар биредә туплана, иң яхшы шартлар бу уку йортларында тудырыла бит. Шулай ук Татарстанда ачыла башлаган ресурс үзәкләренә дә өмет зур. Алар укучыларга һөнәр сайларга, үз киләчәген хәл итәргә ярдәм итәргә тиеш.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА