Казан Сабан туена җәмәгать транспортында бару кулай булачак

2015 елның 21 июле, сишәмбе

1 августта Казанда Сабан туе бәйрәме уздырыла. Милли бәйрәм Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына туры китереп шушы вакытка күчерелде.

 

Сабан туе Идел буе районындагы Каенлыкта узачак. Бу көнне башкаланың Идел буе районында кайбер урыннарда транспорт чаралары өчен хәрәкәт ябылачак. Төгәлрәк әйткәндә, Оренбург трактыннан Каенлыкка керү һәм Ферма шоссесына таба чыгу юлларында шәхси транспорт чаралары өчен хәрәкәт чикләнәчәк. Дөрес, аңа карап җәяү йөрергә туры килми – җәмәгать транспорты хезмәт күрсәтәчәк.

 

Шәһәрнең ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре шәхси машиналарны эре сәүдә үзәкләрендәге махсус урыннарда калдырып, җәмәгать транспортына күчеп утырырга киңәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International