Биектау районында “Татарстан Республикасы рус милли-мәдәни берләшмәсе”нең региональ иҗтимагый оешмасы бүлеге оештырылды

2015 елның 21 июле, сишәмбе
16 июльдә Биектау муниципаль  районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова катнашында  оештыру комитеты утырышы булды һәм анда  безнең районда “Татарстан Республикасы милли-мәдәни берләшмә”сенең (РНКО) региональ иҗтимагый оешмасы бүлеге оештырылды.

Рәис итеп  Усад мәдәният йорты директоры булып эшләүче Наталья Вәлиуллина сайланды. Рәис урынбасарлары – Усад авылындагы Изге Троица чиркәве рухание Виталий Ульянов һәм Шәпше авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Владимир Беляков, секретаре – үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Ирина Князева. Утырышта шулай ук  бүлекнең төп комиссияләре рәисләре сайланды һәм якындагы чорга эш планы төзелде.

“Татарстан Республикасының рус милли-мәдәни берләшмәсе”нең төп бурычлары – рус халкының гореф-гадәтләрен  саклауга һәм үстерүгә булышлык итү, рус телен, халык авыз иҗатын саклау турында кайгырту, оешма планнарын тормышка ашыру өчен иганәчеләр җәлеп итү, талантлы яшьләргә ярдәм кулы сузу һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International