Әлеге чарада Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җи-тәкчесе Илнар Мөхлисов, аның урынбасары Люция Гобәйдуллина, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Нәфис Миңнебаев, “Высокогорская” агрофирмасы директоры Җәүдәт Шәйхетдинов, Усад урта мәктәбенең тарих укытучысы Алина Фомина, торакны исәпкә алу һәм бүлү секторы белгече Лилия Шумкова, Кече бизнес эшмәкәрләре ассоциациясе вәкиле катнашты. Очрашуга югары һәм махсус урта уку йортларын тәмамлаган 60 кеше килде. Аларга эшкә урнашу, яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә кагылышлы мәсьәләләрне аңлаттылар.