Халыкка су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты ярышларына 0,5-1 сәгать алдан килеп җитәргә киңәш ителә. Объектларга бару өчен җәмәгать транспортын сайлау яхшырак булачак. Өстәвенә, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков гүзәл затларга үкчәле аяк киеменнән баш тартырга киңәш итә.
Бүген Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты вәкилләре чираттагы утырышларына җыелды. Чара Татарстан премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә узды.
Казан – кунакчыл шәһәр
Спорт проектлары башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыров сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты узачак объектларның барысы да 100 процентка әзер. Аларның берничәсендә махсус тренировкалар да башланып киткән инде. 18 июль - тренировкаларның рәсми булмаган көне дип игълан ителсә, 19 июльдә объектларда суга сикерү буенча тренировкалар уздырылган. Бүген исә спортчылар синхрон йөзү һәм ачык суда йөзү буенча күнегүләр алып бара башлаган. Су полосы буенча беренче күнегүләргә 23 июльдә старт бирелергә тиеш.
Билгеле булганча, Казандагы чемпионатта 190 илдән 2 983 спортчы һәм 1 490 рәсми зат катнашыр, дип уйланыла. Бу - су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты өчен рекордлы күрсәткеч. Мәсәлән, 2013 елда Испаниянең Барселона шәһәрендә узган чемпионатта 177 илдән 2 195 спортчы катнашкан булган.
- Россия һәм Казан, беренче чиратта, кунакчыл ил һәм шәһәр. Биредәге делегатлар нинди генә илдән килмәсен, аларның барысына да бертөрле яхшы караш булырга тиеш. Бирегә рәхим иткән һәркем безнең яхшы мөнәсәбәтне, кунакчыллыкны тоеп китсен, - дип ассызыклады Илдар Халиков үзенең чыгышында.
Трибуналарда буш урыннар булмаячак
Билетларга килгәндә, хәзерге вакытта 450 мең билетның 160 меңе сатылган инде. Бу барлык билетларның якынча 40 проценты дигән сүз. Аларның 16 меңнән артыгын чит ил кешеләре сатып алган. Билет бәяләре 50 сумнан алып 3 000 сумга кадәр. Халык арасында хай-дайвинг, синхрон йөзү һәм йөзү кебек ярышлар аеруча популяр икән. Билетларны «Корстон»да, «Казань-Арена» стадионында, агросәнәгать паркында, “Россия почтасы” һәм “Таттелеком” бүлекчәләрендә, дүрт метро станциясендә сатып алырга мөмкин. Билет алу өчен www.ticketkazan2015.com, www.kazan2015.com сайтларыннан да файдаланырга була.
- Универсиада вакытында кайсыбер объектларда шундый вәзгыять күзәтелде: ярышларга билетлар тулысынча сатылып беткән, ә залда буш урыннар саны шактый күп... Дөнья чемпионаты вакытында мондый хәлне булдырмау өстендә эшләү сорала. Бәлки буш урыннарга билетларны оператив рәвештә сату эшен оештырасы булыр, - дип белдерде Илдар Халиков.
Чит ил кунаклары канәгать
Әлеге чемпионат шәһәр халык өчен бернинди дә уңайсызлыклар тудырмаячак, дип ассызыклый республика җитәкчелеге. Шулай да, алар халыкка метро һәм җәмәгать транспортына күчеп утырырга киңәш итә.
- Чемпионат чорында шәһәрдә зур-зур “бөке”ләр хасил булмаячак, әлбәттә. Әлеге көннәр гадәти чордан берничек тә аерылмас дип уйлыйбыз. Шулай да, халыкка җәмәгать транспортына күчеп утырырга киңәш итәр идем. Ярышларга баручыларга бу аеруча кагыла, - дип ассызыклады Илдар Халиков.
Бу аңлашыла да, чөнки спорт объектлары янында паркинглар эшләмәячәк. Аның каравы, тамашачылар өчен махсус бушлай автобуслар каралган. Әле алай гына да түгел, кулында билеты булган һәркем җәмәгать транспортында бушлай йөрү мөмкинлеге ала. Машинасыннан аерылырга теләмәгәннәргә “тимер ат”ларын сәүдә үзәкләре янындагы паркингларда калдырып, спорт объектларына җәяүләп атлыйсы булачак.
- Ярышларга бер сәгать алдан килеп җитәргә киңәш итәм. Ник дигәндә, биредә куркынычсызлыкны тәэмин итүче хокук сакчылары һәркемне тикшереп кертәчәк. Залга кереп, үз урыныгызны эзләп тапканчы байтак вакыт узарга мөмкин, - дип дәвам итте сүзен премьер-министр.
Ә менә ярышларга барырга җыенучы гүзәл затларга ул үкчәле аяк киеменнән баш тартырга киңәш бирде.
- Объектларда урнаштырылган конструкцияләрнең барысы да Европадан китерелде. Алар үкчәле аяк киемендә йөрү өчен шактый уңайсыз. Шуңа күрә бу чорда уңайлы аяк киеме сайласалар, яхшырак булачак, - дип белдерде Илдар Халиков.
Билгеле булганча, Казан дөнья чемпионатының беренче кунакларын кабул итә башлады инде. Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов сүзләренә караганда, Татарстан башкаласы аларны шаккаттырган.
- Аларга барысы да бик ошый. Кунакханәләрдә хезмәт күрсәтү дәрәҗәсенә дә, транспорт инфрастурктурасына да, шәһәрдәге чисталыкка да югары бәя бирделәр. “Казан-Арена” исә аларны, гомумән дә, таң калдырды, - дип ассызыклады Владимир Леонов.
Рәмзия ЗАКИРОВА