ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Югары Ослан районында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашында 61нче муниципаль совет утырышы узды. Чарада Югары Ослан районының халык депутатлары советы рәисе урынбасары Борис Шость, ТР дәүләт советы депутатлары Хәлил Гиниятуллин һәм Александр Славутский катнаштылар.

25
август, 2015 ел
сишәмбе
Безнең районда Иске Казан музей-тыюлыгы территориясендә Камаевода “Иске Казанда милли моңнар”  хәйрия фестивале узды. Якшәмбе көндез бирегә олысы-кечесе – бик күп тамашачылар җыелды. Бәйрәмгә район һәм республика инвалидларын чакырдылар. Аларның барысын да волонтерлар якты йөз белән каршы алдылар.  Крепость территориясендә  оста кулларның  халык һөнәрчелеге эшләнмәләре  куелган шүрлекләр дә урын алды.

Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык академиясендә пенсионерлар арасында компьютер грамоталылыгы буенча V Бөтенроссия чемпионатын ябу тантанасы булды.


24
август, 2015 ел
дүшәмбе

 Казанда пенсионерлар арасында компьютер грамоталылыгы буенча  V Бөтенроссия чемпионаты башланды. Бүген ярышлар башкаланың ИТ-паркында уза. Бәйгедә илнең 71 төбәге, шул исәптән Абхазия, Беларусь, Белгия, Польша, Словения һәм Финляндия вәкилләре - барлыгы 150ләп кеше  катнаша.

Иртәгә сәгать 13.00 Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык академиясендә пенсионерлар арасында компьютер грамоталылыгы буенча V Бөтенроссия чемпионатын ябу тантанасы узачак.
Агымдагы атна башына безнең районда игеннәр урып-җыю мәйданнарының 61 процентында  суктырылды.

22
август, 2015 ел
шимбә
19 август көнне Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Биектау районы имамнары һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Әлеге очрашуда  Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, район мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин катнашты.

21
август, 2015 ел
җомга

Казан ИТ-паркнында «Компасс Нетворкс» израиль компаниясе ic-Photonics уникаль технологияләр тәкъдим итте.

«Татарстан Республикасы халкының социаль регистры» дәүләт мәгълүмати системасында бүгенге көнгә 70 158 гражданнар гаризасы теркәлгән. Алар нигезендә социаль хезмәт күрсәтүгә 60 061 индивидуаль программа формалашкан һәм индивидуаль программага ия булган гражданнар белән 56 426 договор төзелгән.
Бүген Бөгелмә шәһәрендә республика лидеры Рөстәм Миңнеханов катнашында  Татарстанның мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең  август киңәшмәсенең  пленар утырышы уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International