Республика педагоглары заман мәгарифе проблемаларын хәл итәләр

2015 елның 21 августы, җомга
Бүген Бөгелмә шәһәрендә республика лидеры Рөстәм Миңнеханов катнашында  Татарстанның мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең  август киңәшмәсенең  пленар утырышы уза.

Республика педагогларының быелгы  киңәшмәсенең темасы: “Заман мәгарифе: яңа стратегик юнәлешләр – аларны яңача хәл итү”. Укытучыларның республика форумында  Биектау районыннан район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, мәгариф бүлеге начальнигы  Рамил Гаязов һәм районның иң яхшы мәктәбе җитәкчесе буларак,  1 нче мәктәп директоры Елена Гыйльманова  катнаша.

Укытучыларның район конференциясе 25 август көнне “Һәркемгә сыйфатлы белем: шәхескә сәләтен ачу өчен шартлар һәм мөмкинлекләр тудыру” дигән тема белән узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International