ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2015 ел
җомга
Районда күпфатирлы йортларның күбесе  узган гасырның 60-80 нче елларында төзелгән. Аларны файдалануга тапшырган көннән алып тиешле капиталь ремонт уздырылганы юк. Иң яхшы дигәндә дә өлешчә агымдагы ремонт ясалды, түшәмнәре агартылып, подъезд стеналары буялды. 2008 елдан башлап, бөтен республикадагы кебек, Биектау районында да күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау  программасы тормышка ашырыла башлады.

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ТР Президенты алдындагы кадрлар хезмәте Департаменты белән берлектә “ТР кадрлар дәүләт граждан хезмәт һәм муниципаль хезмәт” бердәм мәгълүмати системасы үсеше буенча эш алып бара.

Чәршәмбе ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгыхезмәткәрләре Россиянең эчке эшләр министрлыгы, РФ финанслар министрлыгы, ФМС, ФНС, Росреестр, кредит оешмалар һәм Федераль казначайство территориаль органнары вәкилләре катнашында видеоконференциядә катнашты.

2015 елның 7 ае эчендә “Электрон сәламәтлек саклау” системасы аша клиник онкологик диспансерга 1,2 млн электрон язылу башкарылган. Әлеге система республикасы 14 медицина оешмасында булдырылган, системада 1200 кулланучы эшли.

2015 елның 21 августында Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында ТР дәүләт хөкүмәте органнары хезмәткәрләре өчен мәгълүмати иминлек буенча укыту үткәрелде. Укытуда 40лап хезмәткәрл катнашты, алар ТР дәүләт телекоммуникацион системасында административ сегмент башкара.

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы мәгълүмати технологияләр өлкәсендә укыту буенча грантларга конкурс сайлап алу игълан итә.

Бүген Бөгелмә шәһәренең Техниклар йортында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең еллык республика август киңәшмәсе уздырыла. Анда Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Көз айлары якынаю белән Татарстан халкы балалар бакчасы хәлләре белән борчыла башлады. “Халык контроле” Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмати системасында Татарстан яшәүчеләре балалар бакчасына ремонт һәм төзекләндерү кирәклеге турында гаризә бирә ала.

“Серп и молот” җаваплылыгы чикле ширкәте комбайнчысы Сергей Семенов менә шундый фикердә. Урып-җыюның беренче көннәреннән үк ул җиткерелгән заданиене арттырып үти.

20
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов  Түбән Камада  Габдулла Тукай исемендәге яңартылган  ял һәм уку паркы  ачылышында  булды. Татарстан  Республикасында  Парклар һәм скверлар елы  кысаларында  үзгәртелгән  әлеге объект  матурлыгы һәм  күнегелмәгәнчә үзенчәлеге  белән  сокландыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International