Район үзәгендәге сквер яңартыла

2015 елның 20 августы, пәнҗешәмбе
Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов  Түбән Камада  Габдулла Тукай исемендәге яңартылган  ял һәм уку паркы  ачылышында  булды. Татарстан  Республикасында  Парклар һәм скверлар елы  кысаларында  үзгәртелгән  әлеге объект  матурлыгы һәм  күнегелмәгәнчә үзенчәлеге  белән  сокландыра.

Биектау районына  Татарстан бюджетыннан  Республиканың Президент программасын тормышка ашыру өчен 11 миллион сум акча бүлеп бирелде. Татарстан лидерының  парклар һәм скверларны  үзгәртеп кору һәм төзекләндерү эшләрен башлап җибәрүе биектаулыларның күңеленә хуш килде. Скверны Биектау районы үзәгендә ясарга дигән карарга  килделәр. Булачак  ял урынын да билгеләделәр, ул Туган якны өйрәнү музее, үзәк мәдәният йорты, мәчет тирәсендә булачак. Проект язын тормышка ашырыла башлады. Иң беренче эш итеп  районның төп мәйданындагы асфальт катламын алырга һәм аны  брусчатка җәю өчен әзерләргә кирәк булды. Мондый җентекле эш бер генә көнгә дә тукталып тормады – бер-берсенә “елышып” урнаштырылган нәни кирпечләрдән  тора-бара бизәкләр хасил булды. Бер үк вакытта  үзәк мәдәният йорты белән музей арасындагы сукмакларда да әзерлек эшләре алып барылды, аларга  да брусчатка җәелде. Яшелләндерүчеләр  “Альп таучыклары”на яңа төсмерләр керттеләр.

Белешмә

2015 елда  Парклар һәм скверлар елы кысаларында  Татарстанда  143 заманча парк һәм сквер барлыкка киләчәк (75е яңадан төзеләчәк, 64ендә капиталь ремонт уздырылачак). “Парклар һәм скверлар” программасын Татарстан Республикасы бюджетыннан финанс-лауның гомуми күләме 1 миллиард сум тәшкил итә.

– Без улым белән бу урыннарда йөрергә яратабыз, – дип сөйләде алты яшьлек Сережаның әнисе. – Бик күңелле биредә. Бала велосипедта йөргән арада фонтан каршындагы эскәмия-ләрдә  ял итеп утырырга була. Биредә машиналарга юл ябык булганлыктан, улым өчен борчылмыйм, үзем дә тыныч кына ял итәм. Район үзәгенең күзгә күренеп ямьләнә  баруын күзәтәбез, яңа паркта  эскәмияләр, чүп савытлары куйганны, улым белән бергәләп ял итү өчен тагын бер матур урын барлыкка килүен түземсезлек белән көтәбез.

Урамны яктырту эшләре төгәлләнеп  килә – тәүлекнең караңгы  вакытында яктырткычлар  паркны тагын да матуррак һәм серлерәк итеп күрсәтәчәк. План буенча скверда  балалар мәйданчыгы буласы урын да билгеләнгән. Сквер  каршына кичләрен һәм ял көннәрендә автомобильләр  йөрмәсен, скутер һәм мотоцикллар белән тынлыкны бозмасыннар өчен, шлагбаум урнаштырылачак.

Биектау авылы һәм район үзәгендә яшәүчеләрнең яраткан ял итү урынына әверелгән  Җиңү паркы да онытылмады. Биредә ял көннәрендә  бала җитәкләгән әниләрне еш очратасың,  парк атна уртасында да буш тормый. Дәүләт Советы депутаты, “Газпром Трансгаз Казань” җаваплылыгы чикле ширкәтенең генераль директоры Рәфкать Кантюковның матди ярдәме белән биредә быел Биектау районының тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә  стела куелды. Малайларны исә күбрәк хәрби техника  кызыксындыра. Ә биредә аларны  якыннан килеп  күзәтергә, тотып  карарга,  үзеңне  чын егет  итеп хис итәргә мөмкин. Кечкенәләр исә  районның горурлыгы, балалар аттракционы – “Хәзинәләр утравы” дигән әкият поездыннан күзләрен ала алмыйлар. Уенчык вагон-паровозларга утырып йөрергә теләүчеләр җәй  айларында  бигрәк тә күп була. Җиңү  паркын тагын да төзегрәк, күңеллерәк итү  һәм тәртиптә тоту эшләре тукталып тормый.

Сүз уңаеннан

Биектау район үзәгендәге скверны төзүгә һәм төзекләндерүгә якынча 11 миллион сум акча бирелгән. Скверны  төзекләндерү эшләренә   район бюджетыннан  2,3 миллион сум акча килде.


Елена МАРТЫНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International