ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы атна башына безнең районда игеннәр урып-җыю мәйданнарының 61 процентында  суктырылды.

Республиканың  балалар  бакчалары төзү буенча Президент программасын тормышка ашыру дәвам итә.

Алдан тикшерү органнары М.га карата аның 2015 елның 10 нчы маенда Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Чыпчык авылында 15.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәрге вакытта ызгышкан чакта, З.ны, ике йодрыгы белән дә башына кимендә 7 тапкыр сугып, шулай ук, башыннан тотып, мичнең ачык тимер капкачына маңгае белән бәреп үтерүе турында гаепләү белдерелде.

2015 елның кабул итү кампаниясе нәтиҗәсендә КФУның ИТИС Югары мәктәбе илнең ИТ-вузлары арасында “гамәли информатика” юнәлеше буенча беренче урынга чыкты.

Казанда XVI су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм “Мастерс” категориясе буенча су спорт төрләре тәмамланды.


19
август, 2015 ел
чәршәмбе
Узган җомгада район үзәгендәге  Җиңү  паркында бездә инде тугызынчы тапкыр уздырыла торган балалар бәйрәме оештырылды. “Мәктәпкә җые-нырга булыш”  хәйрия акциясе  күп балалы һәм социаль  яклауга  мохтаҗ   гаиләләргә ярдәм күрсәтү өчен оештырыла.
Татарстанның   мәгариф учреждениеләрендә капиталь ремонт 98 процент башкарылган, 64 мәгариф оешмасында эшләр тулысынча төгәлләнгән. Әтнә, Алексеевск, Яңа Чишмә, Әлки районнарында һәм Казанның берничә мәктәбендә эшләр сроктан артта кала,  шулай да, 25 августка төгәлләргә планлаштыралар.

19 август “Реаль вакыт” интернет-газетасы студиясендә туры эфирда ТР Премьер-министры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашында онлайн-конференция узачак.

4 һәм 25 августта Казанда пенсионерлар арасында компьютер белеме буенча V Бөтенроссия чемпионаты уздырыла. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, “ТР Мәгълүмат технологияләре үзәге” ДУП башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова һәм “Россия пенсионерлар берлеге” гомумроссия иҗтимагый оешмасының ТР буенча төбәк бүлеге идарәсе рәисе Любовь Мишина сөйләде.

Алан-Бәксәр гомуми белем бирү мәктәбендә төпле суган культурасыннан мул уңыш җыеп алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International