ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2015 ел
җомга

28 август Acronis халыкара компаниясе югары технологияләр өлкәсендә технопарк ИТ-паркта офисын ача.

28 август Acronis халыкара компаниясе югары технологияләр өлкәсендә технопарк ИТ-паркта офисын ача.
Бүген Иннополис университеты киңкүләм төстә “беренче карлыгачлар”ын чыгарды – биредә бакалавр һәм магистрларга диплом тапшыру тантанасы узды. Чарада Россиянең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Иннополис университеты ректоры Александр Тормасов катнашты. Бүген 21 бакалавр һәм 17 магистр мәгълүмати технологияләр өлкәсендә дипломнар алды.

27
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТРның Югары Ослан районында Иннополисны сәгатенә 20 мең кубометрга кадәр күләмдә "зәңгәр ягулык" белән тәэмин итәчәк газүткәргечне һәм бер автоматлаштырылган газ бүлгеч станцияне файдалануга тапшыру тантанасы булды. Бүгенге вакыйга белән "Газпром" ААҖ тормышка ашыра торган "Елизаветино торак пунктына кадәр газүткәргеч" инвестицион проектының беренче этабын тәмамланды.
Бүген "Газпром" гавами акционерлык җәмгыяте Идарәсе рәисе Алексей Миллер Татарстан Республикасыга эш сәфәре кысаларында, Иннополис шәһәре һәм университетында булды.
Бүген ИТ-паркта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов импорт алыштыру программ тәэмин итү сораулары турында сөйләште.

26
август, 2015 ел
чәршәмбе
Коркачык башлангыч мәктәбе каршында спорт мәйданчыгы булдырылды. "Таттелеком" элемтә челтәре көче белән мәйданчыкта турник, боскетбол щиты урнаштырылды, бруслар, лабиринт куелды. "Тателеком" элемтә челтәре эшчеләре балаларга чын бәйрәм бүләк итте. Алар белән төрле уеннар оештырдылар, бүләкләр тапшырдылар. 
Биектау районында урып-җыю дәвам итә. Суктыруны берничә көнгә тоткарлаган яңгырларга да карамастан,  хуҗалыклар, корырак урыннарны сайлап-сайлап булса да, эшне бөтенләйгә  туктатмадылар.
Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның безгә эш визиты белән  килүе  районның рухи тормышында әһәмиятле вакыйгага әверелде.
Бүген Татарстанга “Газпром” ГАҖ (Гаммәви акционерлык җәмгыяте) идарәсе рәисе Алексей Миллер килде. “Казан” халыкара аэропортында аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков каршы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International