25 августка игеннәр мәйданнарның 78 процентында суктырылды. Урып-җыюны хуҗалыклар арасыннан беренчеләрдән булып “Битаман”да тәмамладылар. “Бөреле”дә, “Татарстан”да игеннәрнең 70 проценттан күбрәге җыеп алынды. “Серп и молот” җаваплылыгы чикле ширкәте басуларында да эш тәмамлану-га күп калмаган. Бу көннәр-дә хуҗалыкларда арпа, бодай, солы суктыралар. Район буенча уртача уңыш әлегә гектардан 24,9 центнер тәшкил итә. “Битаман”да 29,4, “Серп и молот”та – 27,9, “Әсән”дә – 24,2, “Красная заря”да – 24,6 центнер җыеп алынды. “Татмелиорация-Агро”да урып-җыю темпы түбән, “Ватан”да 63 процент җыеп алынды.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә суктыруда 60 комбайн эшли. “Бөреле” ябык акционерлык җәмгыятендә уңышны ун комбайн җыя. Аларда тәҗрибәле игенчеләр эшли. Бу хезмәтчәннәрнең барысы да диярлек җиткерелгән задание-ләрне уңышлы үтәгәннәре өчен район башлыгы премияләре белән бүләкләнгән кешеләр. Аларның ярдәмчеләре дә тырыша. Узган еллардагы кебек үк, лидерлар – “Лексион-840” комбайнында эшләүче Виталий Винокуров һәм Олег Винокуров. Аларның суктырышы инде 10 мең тоннадан артып киткән. Быелгы уракта удар эшләгәннәре өчен беренчеләрдән булып “КЗС-1218 Палесье” комбайннарына идарә итүче Илшат Вәлиуллин белән Илдар Мортазин билгеләп үтелде.
Хәзерге көннәрдә район басуларында киеренке эш бара. Механизаторлар туфрак эшкәртәләр, уҗым культуралары чәчәләр. Терлекчелек өчен азык әзерләү дәвам итә. Уҗымнар планлаштырылган мәйданның 52 процентында чәчелгән. Кайбер хуҗалыклар кукурузны силоска сала башладылар. Районда бер шартлы баш терлеккә 20,3 центнер азык берәмлеге әзерләнде (чагыштыру өчен: узган ел бу чорда әлеге күрсәткеч 17,5 центнер булган иде). Алда – бәрәңге алу һәм яшелчәләр җыю.
Маргарита ТИМОНИНА