Аның белән очрашу өчен район хакимиятенең актлар залына авыл мәчетләре имамнары һәм авыл җирлекләре башлыклары җыелды. Әлеге очрашуда Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты. Җыелыш, һәрвакыттагыча, җөмһүрият мөфтие һәм Биектау районы мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллинның Коръән сүрәләрен укуларыннан башланып китте.
– Без, урыннардагы дини вәзгыять белән танышу өчен, республика районнарына атна саен барабыз. Сезнең район Казанга иң якын урнашканы, бүген без төбәкләрдә йөрүебезне тәмамлыйбыз, – дип башлады сүзен Камил хәзрәт.
Сания ШАКИРОВА