ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
23-25 август көннәрендә Казанда пенсионерлар арасында компьютер грамоталылыгы буенча V Бөтенроссия чемпионаты узды. Ярышта Россиянең 71 субъекты, шулай ук Абхазия, Беларусь, Бельгия, Польша, Словения һәм Финляндия вәкилләре катнашты. Ярышларда катнашучыларның 20 проценты авыл һәм бистәләрдән килгән. 
28 август көнне Алан-Бәксәр авылында мәдәният йорты каршындагы мәйданда Республика көненә багышланган концерт булды.

1
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Яшел Үзән районына эш сәфәре кысаларында биредәге психоневрология интернатының эшчәнлеге белән танышты. Аны Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин һәм башкалар озата йөрде.
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты кысаларында министрлык карамагындагы социаль хезмәт күрсәтү учрежденияләрендә булып кайтты.

Бүген Иннополиста 225 урынга исәпләнгән балалар бакчасы һәм «Иннополис» университеты карамагындагы халыкара мәктәп ачылды.

 «Ростелеком» оешмасының Татарстан Республикасында филиады директоры булып Диас Сафин билгеләнде. Моңа кадәр ул «МТС-Туркменистан» җәмгыятендә коммерция директоры вазыйфасын башкарган.

Татарстанда нефтегазохимик форум үз эшен башлап җибәрде. Форум кысаларында 2015 елның 2-4 сентябрь көннәрендә «GEO-КАЗАНЬ: Геологоразведка. Геодезия. Картография» V Халыкара махсуслашкан күргәзмә һәм  «Актуальные вопросы геодезии и геоинформационных систем» фәнни-практик конференция узачак.


31
август, 2015 ел
дүшәмбе
Хөрмәтле укытучылар, ветеран-педагоглар һәм ата-аналар! Кадерле укучылар, һәм, әлбәттә, беренче сыйныфлар!

30
август, 2015 ел
якшәмбе
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнехановның Республика көне уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ

28
август, 2015 ел
җомга
Төзекләндерү буенча безнең районда “Казан арты энҗесе”  дигән конкурс игълан ителде. Хәзерге минутка инде 100 дән артык гариза теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International