Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты кысаларында министрлык карамагындагы социаль хезмәт күрсәтү учрежденияләрендә булып кайтты.
Әлеге чарада шулай ук ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов торак һәм дәвалау учреждениеләренең биналарын, аларның җиһазын, автомат сигнализацияне карады.