Биектау районы башлыгы Р.Г. Кәлимуллинның Белем көне белән котлау сүзе

2015 елның 31 августы, дүшәмбе
Хөрмәтле укытучылар, ветеран-педагоглар һәм ата-аналар! Кадерле укучылар, һәм, әлбәттә, беренче сыйныфлар!

 

Чын күңелемнән Сезне Белем көне белән котлыйм! Безнең илдә 1 нче сентябрь – һәркайсыгызның  тормышында яңа юнәлеш башлануны гәүдәләндерә торган бәйрәм. Алда сезне кызыклы дәресләр, сыйныфташлар һәм укытучылар белән озак көтелгән очрашулар,  мавыктыргыч биремнәр һәм гаҗәеп ачышлар көтә.

Бик күп тәэсирләр бүләк иткән җәйге каникуллар артта калды, хәзер сез яңа көч белән белем тупларга керешәчәксез. Тырышып укыгыз, уку алдынгыларыннан үрнәк алыгыз һәм үзегез дә  кечкенәләргә үрнәк булыгыз. Сез бик тә кызыклы чорда укуыгыз белән бәхетле. Хәзер компьютерлар һәм технологияләр заманы, алар күпләрегез өчен тормыш юлында ярдәмчеләргә әверелгән булса, кайберләрегез алар белән таныша гына башлый. Шунысы сөенечле: бу белемнәрне һәм күнекмәләрне сез нәкъ менә мәктәптә аласыз!

Сезнең өчен, чынлап та, вакыйгаларга бай һәм киеренке көннәр башланды, ә мондый чорда үзеңнең иминлегең турында да онытырга ярамый. Күпләрегезгә мәктәпкә барганда юлны аркылы чыгарга туры килә. Яңа белемнәр юлында  игътибарлы һәм сак булыгыз. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез, әти-әниләрегезне борчымаска тырышыгыз.

Мин әти-әниләр һәм педагогларга аерым мөрәҗәгать итәм: куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын бер тапкыр кабатларга һәм балаларга яктылык чагылдыручы беләзекләр һәм значоклар алырга кирәк. Алар ярдәмендә балаларны юлда барганда ерактан ук күреп алырга һәм  аларның тормышын саклап калырга мөмкин булачак.

2015 нче елда Биектау районында сезнең белән бергә мәктәп бусагасын 548 кыз һәм малай атлап керә. Кадерле беренче сыйныфлар, алда сезне яңа, әле таныш булмаган, серле күренешләр һәм ачышлар белән тулы белем дөньясы көтә. Мәктәптә уздырган еллар тормыш юлыгызны яктыртып торучы маяк булачагына ышанам.

Быелгы уку елы чыгарылыш сыйныфларыннан күп тырышлык һәм игътибар таләп итәчәк. Имтиханнарны уңышлы тапшырырсыз һәм гомерлек булачак һөнәрегезне дә ныклап уйлап сайларсыз, дип ышанам. Сез илебезнең 2019 елда Worldskills эшче һөнәрләр чемпионатын уздыру хокукын яулавы турында ишеткәнсездер инде. Көрәш бик тә җитди булды, чөнки Россия Казанны тәкъдим итте, ә Казанга исә Франция, Париж, Бельгиянең Шарлеруа шәһәре белән көч сынашырга туры килде. Шунлыктан җиңү шатлыгы да икеләтә күңеллерәк: 57 тавыш бирүченең 31е Россиягә өстенлек бирде. Ярышлар буласы көнгә күпләрегез инде анда катнаша һәм хәтта җиңү дә яулый алыр!

Иң мөһиме – тырышып уку һәм хезмәт күнекмәләре алу. Район мәктәпләрендә уңышлы белем алу өчен генә түгел, ә бәлки үзең өчен кирәкле һөнәри юнәлешне сайлау, спорт белән шөгыльләнү өчен дә барлык шартлар тудырылган. Һәр авылда да диярлек яңа, заманча җиһазланган спорт мәйданчыклары бар. Соңгы ике  атнада гына да   дүрт мәйданчык ачылды. Безнең район югары казанышлары белән дан тота. Без сезне спорт традицияләрен дәвам иттерүчеләр булырсыз, дип ышанабыз.

Ихлас күңелемнән нәниләргә тырыш һәм тыңлаучан  булуларын, ә чыгарылыш сыйныф укучыларына мәктәптәге соңгы елның онытылмаслык һәм уңышлы узуын телим. Ә сезгә теләк, хөрмәтле укытучылар, – сәламәтлек һәм һөнәри конкурслар һәм грантларда активрак катнашу. Боларның барысы да сезгә  районда мәгарифне иң югары дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек бирер.

Уку елы һәркайсыгыз өчен дә тыныч-имин һәм нәтиҗәле булсын!

Белем артыннан изге юлга!

 

 

 

Рөстәм Кәлимуллин,

Биектау муниципаль районы башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International