Хөрмәтле биектаулылар! «Казан арты энҗесе» конкурсында катнашырга ашыгыгыз!

2015 елның 28 августы, җомга
Төзекләндерү буенча безнең районда “Казан арты энҗесе”  дигән конкурс игълан ителде. Хәзерге минутка инде 100 дән артык гариза теркәлгән.

Үзегез ясаган  чәчәк композицияләрен, яраксыз булып, буш яткан урыннарны ничек яшелләндерүегезне рәсемгә төшереп алыгыз. Әгәр дә өй тирәләрен, койма буйларын, үзегез яши торган авыл урамын үзенчәлекле  итеп бизәгәнсез икән, сезнең  әлеге тырышлыгыгызны  бөтен районга күрсәтү мөмкинлегегез бар. Чөнки  конкурста җиңүчеләр Биектау районының http://vysokaya-gora.tatarstan.ru сайтында халык тавыш бирү нәтиҗәсендә  билгеләнәчәк. Гаризалар 30 августка кадәр кабул ителә. Тавыш бирү – 30 августтан 15 сентябрьгә  кадәр. Нәтиҗә 20 сентябрьдә  ясалачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International