ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кысаларында министрлык карамагындагы социаль хезмәт күрсәтү учрежденияләрен карауны дәвам итте.

2015 елның 3 сентябрендә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы карамагындагы коррупциягә каршы комиссия һәм җәмгыять киңәшмәсе утырышы узды.

Бүген Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Брий Багров элемтә операторлары белән сайлау комиссиясе буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә ТР үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре, шулай ук “Таттелеком”, Ростелеком”, МТС, “ТатАИСнефть” оешмалары вәкилләре катнашты.

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм "Роскартография" ААҖ генераль директоры Дмитрий Красников геодезия, картография һәм киңлек турындагы мәгълүматлар өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешү имзаладылар.

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов А.Н.Туполев исемендәге КАИ- Казан милли тикшеренү техник университеты студентлары белән очрашты.

“Татарстан Республикасы электрон сәламәтлек саклау” бердәм дәүләт системасында “Поликлиника” модуле эксплуатациягә кертелде. Кулланучыларны укыту өчен махсус тьюторлар группасы билгеләнде.

4 сентябрь сәгать 10:00да ИТ-паркта (Петербург урамы, 52 адресы буенча) Startup Sauna халыкара стартап-проектлар сайлап алу турын ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ачачак.

1 сентябрь көнне Алан-Бәксәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә барлык сыйныфларда да "Мин талантлы!" темасына Бөтенроссия ачык дәресе узды.  
1 сентябрь көнне Алан-Бәксәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә Белем көненә һәм яңа уку елы башлануга багышланган тантаналы линейка булды.

2
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында “Мәктәп эко-патруле” конкурсы башлана. Ул икенче ел рәттән үткәрелә. Быелгы яңалыкларның берсе – җитештерү һәм куллану калдыкларын тиешсез җирдә ташлауны автотранспорт чарасын теркәп видеога төшергән өчен 10 балл алу мөмкинлеге. Оештыручылары – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International