Биектау районына республика мөфтие килде

2015 елның 22 августы, шимбә
19 август көнне Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Биектау районы имамнары һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Әлеге очрашуда  Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, район мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин катнашты.

Камил хәзрәт Сәмигуллин җыелучыларны республиканың рухи тормышындагы яңалыклар  белән таныштырып үтте, имамнарның сорауларына җавап бирде. Әңгәмә  барышында шулай ук үсеп килүче буынны тәрбияләү мәсьәләләре дә кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International