Әлеге чараның төп максаты – татар эстрадасы артистлары концертыннан җыелган акчаны Анжела Вавилова фондына һәм сукырларны, балалар церебраль параличыннан интегүче балаларны реабилитацияләү үзәге “Ярдәм”гә тапшыру. “Татарстан яңа гасыр” телеканалы алып баручылары концерт номерларын игълан итеп тордылар. Бирегә килүчеләрне Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Люция Гобәйдуллина матур теләкләре белән каршы алды:
Владимир Вавилов ачык сәхнәдә чыгыш ясаган татар эстрадасы йолдызларына, хосписка ярдәм күрсәткән барлык кешеләргә ихлас рәхмәтен белдерде. Проектның авторы журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Исхаков, артистларга һәм тамашачыларга мөрәҗәгать итеп:
Көне салкынча булуга да карамастан, фестиваль кунаклары таралышырга ашыкмадылар. Балаларга күңелле аттракционнар оештырылды. Сәүдә киосклары эшләп торды. Кешеләр татар эстрадасы йолдызларының җырлары, күңел кылларын тибрәтерлек халык моңнарын рәхәтләнеп тыңладылар.